Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2023 елда татар драматургиясе. Рәдиф Сәгъди доклады

Әле, күптән түгел генә Әмир Камалиевның сәхнәдә куелмаган, үз вакытын көтеп яткан ун пьесасын укып чыктым. Дөресен әйтергә кирәк, чын мәгънәсендә драматургиянең бөтен кануннарына төшенгән, тирәннән аңлаган яза белүче булган икән ул! Идеясен, әсәрнең максатын, сюжет төзелешен, интригасын, образларның телен оста ача белә торган әдип. Җор телле, шаян, шук, хәтта зимагуррак әдипләребезнең берсе булган икән. Иң мөһиме, үз фикере, үзенең әйтер сүзе булган язучы. Аның әсәрләрендә ак сызык булып, милләт өчен кайгырту, зар елаулар ята. Кәмитләрендә татарның җитешмәгән якларын, читтән алган начар гадәтләрен тәнкыйтьләү күзәтелә. Безнең, мал өчен, байлык өчен түбәнлеккә төшүләребездән ирония белән көлә белә ул. Иң мөһиме Аманулла кеше кесәсенә кермичә язган намуслы иҗатчы. Аның үз акылы, үз фантазиясе дә чиктән ашкан иде язар өчен.

Соңгы тапкыр театрга барып караган спектакль Академия театрында куелган талантлы яшь язучыбыз Рөстәм Галиуллинның “Көзге кайтаваз” комедиясе күңелдә җылы тәэсир калдырды. Өметле драматург туып килә. Милли драматург. Әсәрнең идеясе – максаты “Туган телем өчен көрәш” куелган. Фәрит Бикчәнтәйгә хөрмәтем артты. Чөнки, шуның хәтле әлеге проблеманы аңлап, тоеп иҗат иткән, артистларның уенына сокланып утырасың. Режиссер өчен иң мөһиме, актерның төп максатны, үз максатны төшенеп уйнавы. Шул чакта гына образлар туа, башкаручы үзен шул рольдә итеп тоя. Төп персонажны башкаручы Фәнис Җиһаншин уенын шулкадәр оста башкарды, үзем укып чыккан университеттагы остазларымны күрдем диярсең. Бүгенге көндә барыбызны борчыган әлеге әсәр бик вакытлы, олы сәхнәдә үз урынын тапты, зур проблеманы: “Телебезне саклап калыйк, бетәбез бит!” – дип оран салды. Шулай ук әлеге әсәрдә профессор хатынын уйнаган Эльза Моратхуҗинаның хезмәте аеруча соклану уята. Япь-яшь килеш өлкән яшьтәге хатынны, әйтергә кирәк әбине, гаҗәеп оста башкарып чыкты. Ул барьерны сикереп үтүләре бик кыен, карчык рухына, калебенә үтеп кереп кара әле, тормыш күрмәгән башың белән. Режиссер әлеге талантлы затны карчык ролендә ача алган! Әсәр җиңел карала, ике сәгать тә егерме минут вакытның үтеп киткәнен дә сизми каласың. Рөстәм талантлы прозаик, аның әлеге жанрдагы диалогларында да драматургия сөйләме көчле иде, мин дә, башка язучылар да: “Драма әсәре дә язып кара әле”, дия торгач, уңышлы гына әсәрләр язып, әлеге эшкә дә кереп китте.

Шулай ук безнең “Иделем Акчарлагы” бәйгесеннән үсеп чыккан Илгиз Зәйниевның әсәрләре төп театрыбызда да, башкаларында да куела тора. Димәк, русчалап әйтсәк, восстребован. Аның 2023 елның августында премьерасы булган “Ситса туй” дип исемләнгән моңсу комедиясен дә тамашачылар җылы кабул итте. Әсәрнең нигезендә мәхәббәт өчен көрәш, дигән максат-идея ята. Яңа гына өйләнешкән дүрт парның барысы да кинәт кенә вак-төяк сәбәпләр аркасында аерылышмакчы булалар. Әлеге Айдар Җаббаров сәхнәләштергән иҗатка, юк-бар шикләнүләрдән, вакланулардан килеп туган проблема күрсәтелә. Әсәр җыр-моңнар белән дәвам ителә.

Әле күптән түгел генә мин: “Утызга якын милли драматургларыбыз бар!” дип, мактанып йөри идем. Дөнья ауясыз шул! Олпат драматургларыбыз Туфан ага белән Ризван Хәмид китеп барды. Шулай ук өлкәнрәкләрдән Әхәт ага Гаффар, …. Әмиргә, Фәнәвилгә гомумән, иртәрәк иде, әле! Шулай ук бик талантлы артисткабыз Исламия Мәхмүтова, Илдар Юзеев, Гафур Каюмовлар да безнең арада юк инде. Тормыш куганда аралашкан, бәхәсләшкән, хәтта ачуланышкан чаклар булса да, сагындыралар алар. Шулай ук яңа гына бакыйлыкка күчкән Разил абый Вәлиевның бүген безнең арада булмавы күңелне рәнҗетә, үзенең җитмәвен сиздерә. Ул яхшы шагыйрь генә түгел, яхшы драматург та иде. Аның өч әсәре К.Тинчурин сәхнәсендә куелып, бигрәк тә “Әйдә барыйк – кызлар карыйк!” мюзиклы заманында гаҗәеп бер яңалык булды. Зур уңыш белән озак еллар барды. Ул гына да түгел, заманында ТАИСны саклап калганда, иң беренче Туфан ага Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм Гәрәй Рәхимнәр ярдәм кулы сузды, терәк булдылар. Шулай ук Зөлфәт Хәкимгә рәхмәтле. Ул чорда депутат булмаса да, нык аркадашлык күрсәтте. Рәхмәт аларга!

Чаллы театрында яңа режиссер, яңа сулыш, яңа идеяләр хөкем сөрә. Соңгы еллардагы репертуарларына тукталсак, биредә Туфан ага Миңнуллинның әсәрләренә зур урын бирелгән. 2021 елны “Без китәбез, сез каласыз” драмасы, 2022 елны “Авыл эте Акбай”, 2023 елда “Диләфрүзгә дүрт кияү” музыкаль комедиясе сәхнәләштерелгән. Бу хәлгә мин бик куанам, чөнки Туфан ага милли төсмерләрне тирән чагылдыра белгән көчле драматург. 2022 елда Аяз ага Гыйләҗевнең “Баласын җуйган болан эзеннән” дип аталган драмасы, “Болан” исеме астында куелган иде. Шул ук елны Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре буенча да спектакль куела. Инсценировка авторы Айгөл Әхмәтгалиева. 2022 елны Марсель Мөсәфировның “Бик сагынсаң әгәр” диелгән мюзиклы сәхнәләштерелә. Режиссеры да – автор үзе. 2023 елны Артур Шәйдуллинның “Җаның ниләр тели?” комедиясе дөнья күрә.

Үзебезнең Казан каласында иҗат итүче, үзенчәлекле Габдулла Кариев исемендәге сәнгать үзәгендә 2023 елның мартында “12 адым” (Б.Минкин) язмасы, режиссеры Әминә Миндиярова тарафыннан куела. Рәмис Латыйповның “Җырлап яшик” пьесасы 2023 елның мартында дөнья күрә. Режиссеры Ринат Әюпов. 2023 елда Булат Гатауллин “Яралу” әсәрен сәхнәгә чыгара. Музыкаль композициядә Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм шигырьләре яңгырый. Балалар өчен үткән елны (Х.Илюхов) “Көлсылу һәм яңа ел” спектакльле, татар халык әкияте “Гөлчәчәк” тә тәкъдим ителгән. Режиссеры Булат Гатауллин. “Муса” моабит спектакле дә үткән ел чыгарыла. Инсценировканың авторлары Луиза Янсуар, Шитиков һәм әлеге дә баягы Булат Гатауллин. Гринның “Ал җилкәннәр” әсәрен Ринат Әюпов сәхнәләштерә. 2024 елны Цагарелиның “Ханума” әсәре куела. Анна Әхмәтова шигырьләреннән торган шигъри композициянең төзүчесе Луиза Янсуар, шигырьләргә тәрҗемә эшен Илсөяр Иксанова белән Рәмис Әймәт ясаган. Шуны искәртеп китәсем килә, соңгы вакытта композицияләрне спектакль диеп тәкъдим итүләр парады китте. Кеше спектакль карыйм дип килә дә, шигырьләр тыңлап кайтып китә. Әгәр дә ул, пьеса икән, аның төп максаты. Идеясе, төп геройлары, персонажлары, сюжет линиясе, үсеше, кульминациясе, чишелеше булырга тиеш!”

Бүгенге көн татар драматургиясендә нәрсәләр җитми соң, кайсы тирәләре аксый. Иң беренче чиратта проза теле көчле. Вакыйганы күрсәтелеп җиткерәсе урынга сөйләп бирү бара. Тамашачы сәхнәдән синең китап укуыңны тыңларга түгел, киеренке хәлне карарга, диеп килә. Сүз кирәк хәтле генә булырга тиеш, калганын аның режиссер куюы белән актерларның уеннары белән җиткерелә. Икенчесе, әсәрдә конфликтның сыек булуы. “Менә мин тормышта ничек шулай яздым!” дигән сүзләр ишеткәләгәнем бар. Шуны аңларга кирәк, тамашачы, укучы колагына, күңеленә вакыйга, хәл барып җитсен өчен язма кабартылган, күпертелгән булуы мөһим. Прозамы ул, драмамы. Шул чакта гына син күңел кылларын кузгата аласың. Шуның өчен ул, нәфис әдәбият, сәнгать, диеп атала да. Заманында Дюмадан сораганнар: “Сез, Франциядә Д’артаньян кебек каһарманны каян таптыгыз?” – дип, “Ун Д’артаньянан берне әвәләдем”, – дигән.

Өченче кимчелек, әсәрдәге персонажларның бертөрле сөйләшүе. Санитармы ул, солдатмы, авыл хуҗалыгы хезмәткәреме, пешекчеме, слесарьмы бар да бер төрле. Әлеге әңгәмә кызыксызлыкка китерә, монотонностька. Һәр персонажның үз холкы, үз гадәте булырга тиеш, хезмәтенә хас жаргоны, сөйләме. Интеллигент беркайчан да бомж(?) яисә солдафон кебек аңлашмый һәм башкалар. Бервакыт мин Әмир Камалиевтан: “Ай-яй, теге табиб телен оста ачкансың, әфәрин дустым, дигән идем. “Әлеге образны тудырыр өчен атна буе дус врачлар янында буталдым. Кызык сүзләрен, жаргоннарын, ыргытма сүзләрен яза бардым”, дигән иде. Туфан ага Миңнуллин да берәр кызыграк сүз ишетсә, яшел дәфтәренә терки бара торган иде. Трамвайдамы ул, авыл урамындамы – барысын-барысын да. Бу нәрсә дигән сүз?! Бу инде җәмәгать профессионализм дигән сүз. Бу әйбер талантлы артистларга да хас! Шәүкәт ага Биктимировка салмышрак роль эләгә! Уйный инде бу үзенчә, исерек булып маймыллана. Кабул итми режиссер, бар Шәүкәт, Казан буйлап йөреп, салмышларны күзәтеп кайт диеп, юнәлеш бирә. Йөри – урамнар буйлап даһи артистыбыз, гаҗәп бер ачыш ясый. Бер генә исерек адәм дә, мин исерек, мин исерек булгач, менә шулайрак кыланырга тиеш дип маймылланмый. Киресенчә чайкалмаска, егылып китмәскә тырыша, ачык итеп сүзләрен әйтергә мәтәшәләр икән. Әйтик, ул исерек булса да, болай да дияргә мөмкин: “Не в одном глазу!” Мәсәлән, үзегез күрәсез, артистларга да, тикшерүчеләргә дә, бигрәк тә драматургларга да күзәтчелек бик мөһим. Бу мәсьәләдә аксакалым Ризван Хәмид бик көчле иде. Мин аны һәрвакыт татарның Чеховы дип чагыштырам. Ул, Мансур Гыйлаҗевка, миңа да күпме ярдәм кулы сузган шәхес. Аңлата, әсәрләребезне үстерергә ярдәм иде. Драматургиядәге дүртенче хата – күп сюжетлылыкка кереп китү. Бер вакыйга башлана да ташлана. Китә икенчесе, ул да түгел, өченчесе. Халык аптырап утыра. Чөнки сәхнәдә драматургия боткасы бара, ералаш! Хикәя, повесть, драма әсәрләре бер генә вакыйгага корыла. Романнар гына ярдәмчел сюжет-вакыйгаларга ишле була. Әйтик, умыртка сөяге һәм кабыргалар. Драматургия ул шундый орган, мин аны шахмат уены белән чагыштырыр идем. Әсәрне язганда Син төрле чишелешләргә, йөремнәргә килеп тукталасың, кайсы юлдан китәргә дип, үзеңчә төрле юлларны, адымнарны җентекләп тикшерәсең. Алай булсын дип ход ясадың икән, әсәрең шул якка үзгәрә, болай булсын дип атласаң, бөтенләй яңача яңгырый, үзгәчә килеп чыга. Даһи драматургыбыз Туфан ага бу мәсьәләдә дә бик зирәк иде. Ул иң уңайрак ходларны ясый белә иде. Әлбәттә, бу мәсьәләдә аның төп укытучысы теоретик Равил Тумашев була. Пьесаларын анализлар өчен сүтә дә, кире җыеп биргәндә кирәк хәтлесе генә кала. Инде, якташыма тукталгач, тагын бер кызыклы гына вакыйганы сөйләп китәсем килә. Туфан Габдулла улы “Әлдермештән Әлмәндәр” кәмитен язгач, иң беренче чиратта хезмәттәше Марсель Хәким улына укырга бирә. Режиссер әсәр белән танышып чыга да: “Бармый бу Туфа безнең театрга, әнә курчак театрына биреп кара, куйсыннар, диеп кире кайтара. Драматург Күчмә театрына да, Минзәләгә дә тәкъдим итеп карый. Өстәвенә, курчакларда, озын бит бу, диеп кире кагалар. Соңгы өмет бөек иҗатчы Гали ага Хөсәенов җитәкләгән Әлмәт театры кала. Күпмедер вакыттан соң, ул коллегасы Марсельгә мөрәҗәгать итә.

“Марсель Хәкимович, монда Туфан Габдуллович татар бабае турында әсәр китергән иде, бөтен персонажларга уенчыларым бар, менә Әлмәндәр картны башкарырлык артистым калмады. Шәүкәтне ике-өч айга арендага биреп тор әле, диеп үтенә. Әлбәттә, Шәүкәт Биктимеровны бирә алмыйлар, төп рольләрне башкаручы актерны, өстәвенә ярты Казан халкы ул уйнаган әсәрләргә йөри. Әллә әлеге хәл, әллә Марсель ага шундыйрак пьесаны Мәскәү тирәләрендә күреп кайтты микән: “Туфа, теге әкиятеңне китер әле! – ди. Татар дөньясын шаулаткан, касса төбендә елга буе чиратлар ясаган, гаҗәеп көчле, татар рухлы спектакль туа. Ике даһига сокланып баш ияргә генә кала.

Бер мәлне Марсель ага китеп баргач, Туфан агага да мөнәсәбәт үзгәрде. Шул чорда мин кайберәүләргә әйткән идем: “Бүгенге көндә Сез куеп яткан чүп-чарлардан сәхнә арынгач, яңадан әле Туфан ага иҗатына тукталачаксыз, инде сезнең чорда бойкот дәвам итсә, киләчәк буын әлеге классикага кабат алыначак, һәм ул шулай булачак та! Чөнки Туфан ага халкы өчен янып-көеп иҗат иткән шәхес.

Бишенчесе, чит авторларның әсәрләрен чәлүче, бүгенге көндә татар телле язып маташучылардыр. Пьесаны алалар да, түбәтәй белән читек кидереп үземнеке диеп чыгаралар. Күпчелек очракта, хәтта, рус телен татар моңына да күчерә алмыйлар, сүзләр синхрон тәрҗемәи хәлдә генә кала. Бу нәрсә дигән сүз, бу язучының үз фикере, үз фәлсәфәсе юк дигәнне аңлата. Ләкин, аның язучы буласы килә. Амбицияләре зур, тик каләме, фикере юк. Туксан проценттан артык драматурглар артистлардан туган икән, киләчәктә дә ул, шулай булып калачак. Чөнки, уенчылар көн саен сәхнәдә драматургия әсәрләрен уйныйлар. Кануннарына тиз төшенәләр. Вакыйга, максат, образ, конфликт һ.б.

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров