Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2023 елда әдәби тәнкыйть. Лилия Хөснетдинова доклады

2023 ел әдәби тәнкыйте нигездә “Казан утлары” һәм “Мәйдан “ журналларында басылып чыккан мәкаләләр нигезендә күзәтелде. Казан утлары”ның 2023 ел 1 саны Нурфия Йосыпованың “Шигъри сүз куәте (Мөхәммәт Мирза иҗатына бер караш)” күзәтү мәкаләсен тәкъдим итә. Үзәктә – Мөхәммәт Мирзаның шигърияте. Автор фикеренчә, шагыйрь иҗатының  үзенчәлекле төше – традицияләрне, шәркый сәнгати алымнарны заманга ярашлы итеп дәвам итү. Фикерләр шагыйрьнең классик өлгедә иҗат ителгән әсәрләре мисалында дәлилләнә. Лирик героеның фәлсәфәсе ислам тәгълиматына нигезләнеп ачыла. Шагыйрь лирикасы гражданлык, мәхәббәт кебек тематик катламнарга аерылып, соңгысының зур урын тотмавы искәртелә. “Мохтар”поэмасының татар поэзиясендә яңа сүз булуын ассызыклана. Әдипнең тулаем иҗатына бәя “Берүзенә бер диңгез тапкан Мөхәммәт Мирза” дигән тирән эчтәлекле, образлы фикер белән гомумиләштерелә.

Билгеле булганча, 2023 елда җәмәгатьчелек Гөлшат Зәйнәшеваны искә алды. Шул уңайдан берничә мәкалә дә дөнья күргән. Мәсәлән, “Хәтер” рубрикасы астында икътисадчы Марс Гаитовның “Җыр шигърияте алиһәсе” язмасы урын алган. Ул образлы бай телдә язылган. Шагыйрәнең туганы буларак, автор биографик катламны алга чыгара, матур истәлекләре белән уртаклаша.

2023 ел Тәлгать ага Галиуллин өчен дә олуг гомер бәйрәме елы булды. 7 санда Фоат Галимуллинның “Әдәбият фәне аксакалы” мәкаләсе шушы уңайдан дөнья күргән. Автор Т.Галиуллинны “шигъриятне кыйбла иткән галим” һәм иҗатчы буларак олылый; хезмәтләрендә шигърият үсешен бербөтен итеп өйрәнүен, аңа таләпләрне киң куеп, дөньяви әдәбият контекстында яңгыратуын, фикерләрдә кыюлыгын, үз-үзенә ышану сыйфатын югары бәяли.

Һәрдаим әдәбият үсешен кайгырткан Тәлгать ага Галиуллин шушы югарылыкта тәнкыйди иҗатын дәвам итә. Ул “К.У” ның 4 санында “Йолдызларга гашыйк шагыйрә (Рәсимә Гарифуллина иҗатына бер караш)” мәкаләсе белән чыгыш ясый. Әдәбият мәйданына 90 елларда аяк баскан шагыйрә хакында түбәндәге фикерләр уздырыла. Р. Гарифуллина хакыйкатьне каршылыклар бердәмлегендә эзли. Поэтикасында көтелмәгән сынландырулар белән сокландыра. Тәнкыйтче галим аның төрле жанрларда эзләнүен хуплый, әмма әле хәзергә төп урыны прозада түгеллеген искәртә. Мәкаләдә “Чаллы җире- шанлы җир “ поэмасына аерым игътибар күрсәтелә. Аның данлы һәм шанлы тарихны эпик югарылыкка күтәрелгән бәян булуы әйтелә. Башка әсәрләрне искә алып, автор шагыйрәнең мифик затларны образ дәрәҗәсенә күтәрүен, шул сурәтләр белән мөстәкыйльлекне югалту фаҗигасенә үзенчәлекле формада һәм идеядә якын килүен әйтә. Шул ук вакытта “глобаль” сүзен куш тырнакларга алып, шагыйрәнең “кызылга буялган оптимизм”белән сугарылган бер глобаль фикере белән килешмәвен әйтә.

Рәсимә Гарифуллинаның “Чаллы җире – шанлы җир” поэмасы тарихчы галим һәм язучы Нурулла Гарифның да игътибарын тарткан. Аның мәкаләсе “Мәйдан” журналында басылып чыкты. Нурулла Гариф поэма авторын тарихның чынбарлыгын сурәтләгән шагыйрә буларак олылый.

Равил Рахманиның “Шагыйрь гомере” дигән мәкаләсе Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган. Ул да гомер бәйрәме уңаеннан тәкъдим ителгән. Язма авторы бу хезмәтендә киң фәлсәфи карашлы, иҗат процессын фәнни һәм сәнгать яссылыкларында тыгыз бәйләнештә тирән тикшерә белү сыйфатлары белән тагын бер кат балкып ала. Мәкаләдә Р.Фәйзуллинның 70 еллык иҗат гомере баскычлары күзәтелә. Автор Равил Фәйзуллинның дүртюллыкларына да анализ бирә; алардагы логик эзлеклелекне, фикерләрдәге кыюлыкны күрсәтә. Балалар өчен язылган әсәрләрен дә читләтеп үтми. Автор аларда нәниләрчә фикер йөртә, нәниләрчә гомумиләштерә белү үзенчәлеген, конкретлыкны сурәтле фикерләүгә күчерү, осталыгын күрә. Язмада композиция ягыннан тулы форматлы әсәрләр дә күзәтелә. Равил Фәйзуллин иҗатына тыгызлык, нечкәлек хас булуын әйтә.

Әнвәр Сөләймановның “Ничек кенә әле сагындыра үткәннәр” исемендәге мәкаләсе Әнгам Атнабайга багышланган (2 сан) Ул башлыча истәлекләргә нигезләнгән. Автор фикеренчә, Әнгам Атнабай – халыкчан итеп яза белгән шагыйрь, татар поэзиясенең алтын баганасы.

Зиннур Мансуровның “Тынгысыз хиссият балкышы” мәкаләсе (5 сан) шагыйрь Наил Касыйм иҗатына багышланган. Тәҗрибәле тәнкыйтьченең бу хезмәте фикер аныклыгы, тыгызлыгы, мәгънәви тирәнлеге белән җәлеп итә. “Каләм милләттән читләшә алмый” дигән фикере актуаль яңгырый. Автор биографик материал белән эш итүнең матур үрнәген бирә.

В. Макарова “Илгиз Зәйниевның “Мәдинә” һәм “Өйләнәм. Тат” комедиясендә көлке үзенчәлекләре” дигән мәкаләләр белән чыгыш ясый (5 сан). Безнең карашка, мәкаләләр фәнни яктан да, театрал күзлегеннән дә (драма әсәрләре, билгеле булганча тулы эчтәлегендә сәхнәдә ачыла) бик уңышлы. Беренче мәкаләдә “Мәдинә” әсәрендә интертекстуаль алымнар барлана. Әлеге текстара бәйләнеш – әсәр авторының кызыклы табышы буларак бәяләнә. Икенче язмада көлке тудыру алымнарының, көлкеле образларның күпкырлы проблемаларга, шул исәптән үткен социаль проблемаларга да ишарә булуын ассызыклый. Юмористик һәм сатирик алымнар, стереотип образлар ярдәмендә ирек, хөрлек кебек югары төшенчәләр турында уйланырга, баш ватарга, борчылырга теләмәгән буын кәефе күрсәтелә. Бу әсәрендә Зөйниев усал комедия авторы буларак чыгыш ясый дигән нәтиҗәгә килә.

“Мәйдан” журналында басылган мәкаләләргә күз салыйк. Аның 2 санында Әлфәт Закирҗановның “Әдәби тәнкыйть ни хәлдә?” дип исемләнгән күләмле һәм эчтәлекле мәкаләсе басылган. Тәнкыйтьче 2022 елда басылган тәнкыйди язмаларга күзәтү ясап, татар тәнкыйтенә кагылышлы уңышларны , кимчелекләрне барлый, проблемаларны күрсәтә.

Әдәбиятчы Әнвәр Шәрипов балалар язучысы Дәрҗия Аппакова хакында хәтерне яңарта. Ул аның әсәрләрендә биографиясенең, аерым алганда әдибәнең 1928-1943 елларда Урта Азиядә яшәвенең чагылышы хакында кызыклы фикерләрен әйтә.

Рифат Сверигин “Мәйдан” битләрендә “Бөек йокысызлык. Ркаил Зәйдулла шигъриятенә бер караш” мәкаләсе белән чыгыш ясый. Автор Ркаил Зәйдулланы Туфан традицияләрен дәвам итүче дип бәяли. Әмма язмыш уртаклыгын түгел, рухи аваздашлыкны күрсәтә. Тәнкыйтьченең әдип иҗатына тулаем карашы болай яңгырый: Р.Зәйдулла кайсы гына әдәби тармакларда, жанрларда  (проза, шигърият, драматургия, публицистика һ.б.) эшләмәсен, әсәрләре тирән фәлсәфә белән сугарып, бердәй талантлы иҗат итә; бу талантлы каләмнең милләт өчен әһәмияте шунда, ул туган халкын изге идеяләргә чакыра.

Айгөл Ганиева тууына 80 ел тулу уңаеннан Флүс Латыйфи иҗатына мәкалә багышлаган. Автор әдипнең хикәяләрен, повестьларын, “Хыянәт” романын күзәтү төрендә анализлап, аларда милли психология аша татар халкының кыйммәтләре яңгырашын күрсәтә. “Ишелеп төшкән бәхет” әсәре белән “беренчеләрдән булып татар геноциды турында сүз башлаучы” булуын ассызыклый.

“Мәйдан”ның 8 санында үзенчәлекле фәнни-тәнкыйди мәкалә урын алган. Альп Эрен Демиркая Әлфия Ситдикованың “Дөнья тәгәрмәче” әсәрен тикшерә. Төрек галиме бер әсәрнең структурасына, эчтәлегенә җентекле анализ бирә. Эчтәлеген тикшерү “автор артыннан ияреп бару алымы” белән бара; һәр бүлекнең идеясе ачыклана; алга таба әсәр дөньясын тәшкил иткән образлар, типлар, конфликт, композиция, сурәтләр, тел катламын, интертукстуаль алымнар – кыскасы әдәбият теориясендә нинди төшенчәләр бар, барысы да анализда “эшкә җигелә”. Анализ язучының биографиясе белән тыгыз бәйләнештә ясала. Автор татар әдибәсен бик олылаган. Мәкалә шул яктан әһәмиятле булып тора.

Гөлфия Гайнуллина “Бүгенге әдәбиятыбызның йөзек кашы”мәкаләсе белән чыгыш ясый. Автор прозаик, драматург, шагыйрә Айгөл Әхмәтгалиева иҗаты хакындагы фикерләре белән уртаклаша. Аның чәчмә әсәрләрен “классик реализм, романтизм һәм модернизм традиияләреннән үреп эшләнгән проза” дип бәяли.

Лилия Сәгыйдуллинаның “Бүгенге татар прозасының кайбер юнәлешләре хакында уйланулар” мәкаләсе бик кызыксынып укыла ( 4 сан). Анда иҗат эчтәлекләре белән бөтенләй икесе ике ярда торган Марат Кәбиров һәм Зифа Кадыйрова әсәрләренә күзәтү урын алган. Автор фикеренчә, икесе дә яратып укыла. Һәрберсенең үз укучысы бар. Марат Кәбиров иҗатында жанрлар синтезезын күрә; Чехов, Айтматов, Маркес, Оруэлл, Экзюпери, Замятин әсәрләре белән, аерым алганда “Китап” әсәрендә Кинг, Брэдбери. Маркес белән аваздашлык таба. Марат Кәбировның әдәби дөньяны үз даһилыгыңа гына таянып түгел, бәлки бөтендөнья әдәбиятында үзенә кадәр тупланган сәнгать тәҗрибәсенә нигезләнеп төзергә омтылышын, төрле яссылыкларда эзләнүләрен югары бәяли. Зифа Кадыйрова әсәрләренә мөнәсәбәттә, безнең карашка, тәнкыйтченең фикер сөреше актуаль яңгырашка ия булып тора. Башка милли әдәбиятларда, әйтик, русларда “мәхәббәт” романы”, “хатын-кызлар” романы, “сентименталь” роман серияләре бар. Ә бездә юк. Зифа Кадыйрова – шушы бушлыкның тутыручы. Аның каләме җан табибе вазыйфасын башкара.

Лилия Хөснетдинова “Беренчеләр хакында уйланулар” мәкаләсендә Айдар Хәлимнең шул исемдәге байтак еллар элек язылган, тәнкыйтьтә бәяләнгән поэмасына кабаттан кайтып анализ бирә. Язма эссеистик рухта. Авторның хисләренә сәбәп – шагыйрьнең хезмәт кешесен зурлавы, аның хезмәтен шулай ук иҗат процессы итеп күз алдына бастыруы, тормышчан образлар, сурәтләрдә зәвыклы табигыйлек, шигъриятнең строфа, ритм, рифма корылышында күптөрле мөмкинлекләрнең урын алуы, автор сурәтләгәннәргә бәйләнештә бүгенге милли проблемалар һ.б.

Л.Хөснетдинованың “Каләм! Кальбеңдә ни бар –гаян ит!” мәкаләсендә әдәби иҗатта гендерлык мәсьәләсе турында уйланулар урын алган. Дәрдемәнд юллары белән исемләүнең мәгънәсе шунда: автор хатын- кызларны иҗат мәйданында кыю булырга өнди. Мәкаләдә беркадәр феминистик карашлар яңгыраш алган. Әйе, җенесләр физик яктан аерыла. Психология дә төрле. Ләкин әле бу һич тә кыз-кыркын иҗатына “масштаб җитми” дигән сүз түгел. Автор, төрле милли әдәбиятлардан да, үзебезнең әдәби хәзинәдән дә мисаллар китереп, хатын-кыз язучыларның  теләсә кайсы тематикага  кыю алынуын, тирән проблемалы әсәрләр иҗат итүен, поэтика мәсьәләрендә дә кимен куймавын дәлилли.

Л.Хөснетдинованың “Мәйдан” журналында басылган өченче мәкаләсе “Учымда – гәрәбә мәрҗән” дип исемләнгән. Аның эчтәлеге Гүзәл Әдһәм әсәрләренә күзәтү юнәлешендә. Автор фикеренчә, аның иҗаты тематик һәм проблематик яктан бик бай. Хикәяләренә, повестьларына, драма әсәрләренә тирән психологизм, кеше холкындагы нечкә борылышларны зәвыклы, тирән эчке мәгънәле образ-детальләрдә сурәтләү хас. Әдибә укучысының акылын  артык көчәндермичә генә аларга символик характер бирә ала. Әсәрләренең теле дә бай. Әсәр тукымасында этнографик детальләр мулдан кулланыла. Халык тәҗрибәсенә таяна. Баллалар яшүсмерләр образларын аларга хас үзенчәлекләр белән күрсәтә ала, чөнки тәҗрибәле педагог. Хикәяләре көтелмәгән новеллистик чишелешле булулары белән дә бик кызыклы.

2 өлеш

Тәнкыйди мәкаләләләргә күзәтүдән чыгып нинди гомумиләштерелгән фикерләр уянды соң? Тәнкыйть ни хәлдә? Нинди проблемалар бар? Хәлдән килгәнчә шул сорауларга җавап биреп карыйк. Әйтергә кирәк, 2022 һәм аннан алдарак булып узган җыеннарда әйтелгән, аерым алганда Ә. Закирҗановның былтыр тәнкыйть буенча ясаган чыгышлардагы фикерләр хәзер дә актуаль яңгырашлы булып кала бирә.

Тәнкыйть торгынлыкта түгел, хәрәкәт бар, мәкаләләр языла. Ләкин сан ягыннан күләме аз. Бик күп әсәрләр тәнкыйтьчеләр игътибарын көтә. Моның сәбәбе нидә? Чөнки профессиональ тәнкыйть белән шөгыльләнүчеләр аз. Әле өлкән буынның бәхетебезгә Т.Галиуллин, З.Мансуров, Р.Сверигин, Ф.Галимуллин кебек исән-саулары – тәҗрибәле, зәвыклы, тирән фәлсәфәле каләмнәр – хәлләренннән килгәнчә һаман да үзләренең өлешен кертеп киләләр. Профессиональ тәнкыйтьтә бүген нигездә Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов кебек алар тәрбияләгән  талантлы урта буын хәрәкәт итә. Әмма яшь каләмнәр юк дияргә була. Бүген искә алынган язмаларның авторлары – фән докторлары һәм фән кандидатлары. Аларның үзләре сайлаган, кызыксынган  фәнни юнәлешләре дә бар. Аларга тәнкыйтьче булу мәҗбүри дә түгел. Шуңа күрә “Нигә язмыйсыз” дип таләп итү урынсыз. Янәдән килеп, тәнкыйтьчеләргә кадер бармы? Таләпләр генә бар. Ә бит профессиональ тәнкыйть – фән һәм сәнгать чигендә хәрәкәт итә торган өлкә. Жанрларга кабаттан күз салсак, алар, беренче карашка, төрледән –төрле сыман. Рецензия, эссе, әдәби портрет бар. Әмма кайбер кысаларда 2003 елда мәкаләләр язылмаганы сизелә. Шулай ук теге яки бу әдәби күренешнең, теге яки бу иҗатның, теге яки бу әсәрнең хасияте хакында полемик, бәхәс төрендәге мәкаләләр дә юк дәрәҗәсендә. “Кимчелекләр күрсәтелми” дип дәгъва белдерүнең тагын бер сәбәбе – тәнкыйть вазыйфаларын тарайтып аңлау. Тәнкыйть булгач, янәсе, тәнкыйть ителергә тиеш. Алда искәртелгәнчә, тәнкыйть төрле жанрларда языла. Тәнкыйтьче нәрсә кичергән, авторның нинди тойгыларын тотып алган – шуларны бәян итә. Бу жанрдан һәр очракта мантыйклы дәлилләрен көтәргә ярамый.

Бүген әдәбиятта “Сез беләмсез кая барганны?” дип түгел, “Без беләбезме бүгенге хәлебезне?” дигән сорау куелырга тиеш. Әллә нинди “-изм”нар булса да, әсәрләр башка әдәбиятлардан калышмаган югарылыкта иҗат ителсә дә, аның укучысы булырга тиеш. Менә шуңа күрә укучы тәнкыйте дә мөһим. Бүгенге көндә интернетта җанлы тәнкыйть “зәвыксызлыкка китерә” дигән фикер яңгырый яңгыравын. Ләкин комментарийларда “каян табып укырга була бу әсәрне? дигән сорау сөендерә.

Әйтелгәннәргә йомгак ясап әйтсәк, тәнкыйтькә тәнкыйть тә, шул ук вакытта игътибар да кирәк. Әдәби процесста төп субъект – иҗатчы. Тәнкыйтьче дә шулай ук иҗатчы. Ул укый торган халыкның алгы сафында тора. Аның зәвыгы һәм фикер йөртүләре дә язучы иҗаты кебек кызыклы.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров