Әле күптән түгел генә, 2019 елның октябрь аенда, Бакуда, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты буенча халыкара симпозиум булып узды. Казахстан, Каракалпакстан, Кырым, Үзбәкстан, Төркия, Пакистан, Япония кебек илләрдән килгән галимнәр алдына куелган, түгәрәк өстәлгә дә чыгарылган төп сораулар “Бүгенге баланы ничек итеп китап белән кызыксындырырга”, “Балалар укуында бүген нинди әсәрләр булырга тиеш?” проблемасы белән бәйләнгән иде. Дөнья халыкларын кызыксындырган әлеге сорауларга кабат җавап эзләп, сүзне Татарстан китап нәшриятында быел дөнья күргән китаплардан башлыйк.
Узып баручы елда да, нәшрият балалар өчен әдәби әсәрләргә бәйле эшне 3 төп юнәлештә алып барган: талантлы авторларның билгеле әсәрләрен кабат нәшер итү; тәрҗемә әсәрләрен бастыру; бүгенге көн авторларының әсәрләрен җәмәгатьчелеккә җиткерү.
Сүзне шигърияттән башлыйк. Нәшрияттә, бүгенге көндә иҗат итүче, әдәбият тарихында инде үз урыннарын булдырган мәгълүм шагыйрьләрдән Р. Миңнуллинның “Малай-шалайлар” (Казан, 2019.-144б.), Г. Гыйльмановның “Татар малае” (36 б.), Г. Моратның “Тизрәк үсәсем килә!” (35 б.), Р. Бәшәрнең “Качышлы уйный тургай” (30б.), Р. Корбанның “Тимерле чәй”, Р. Сәлахның “Чәчәк яраткан песи” (3. Б.), Л.Шәех “Галинең песие” җыентыклары дөнья күргән.
Дөресен әйтик, күп түгел. Гомумән, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен әле басмалар булса да, урта звено һәм яшүсмерләр өчен поэтик үрнәкләргә кытлык зур. Әлеге китаплар да нәкъ менә беренче баскыч өчен дип ассызыкланган. Әмма…
Басмаларга аерым тукталып, сүзне олпат шагыйребез Р. Миңнуллиннан башлыйк. Дөрес, бүген мин аның “Малай-шалайлар” китабына бәя бирергә җыенмыйм. Хикмәт аерым шигырьләрнең кабатланып басылуында түгел, әлбәттә. Һәрберебезгә мәгълүм, узган ел, шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан бик күп чаралар үтте. Шулар арасыннан, шәхсән минем өчен зур горурлык тудырганы – халыкара дәрәҗәгә күтәрелгәннәре иде. “Дөнья халыклары Р.Миңнуллинны укый” дип исемләнгән акция барышын махсус күзәттем. Кемнәр генә катнашмады анда: татарча, Идел-Урал төбәге халыклары телләрендә дә, казак, каракалпак, үзбәк, төрек, әзербәйҗан, инглиз, алман, франуз, кытай һ.б. телләрдә шигырьләр яңгырады. Катнашучылар исә, алты яшьтән алып, 60 яшькәчә; Казан федераль университеты базасында шагыйрь иҗатына багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференциягә Русия һәм чит илләрдән 200гә якын мәкалә килде, күпкырлы иҗатка тәсфилле бәя бирелде. Шуңа күрә бүген әлеге китапка бәйләп фикер әйтергә омтылу – үзен акламас кебек. Һичшиксез, Г.Тукай, А.Алиш, Ш.Галиев, Р.Миңнуллинның китаплары һәрдаим сатуда булырга тиеш.
Арада чагыштырмача яшь шагыйрьләрдән, Л. Шәехнең “Татар малае”, Рифат Сәлахның балалар өчен беренче – “Чәчәк яраткан песи” китабы да бар.
Л.Шәех китабында, 1) иң уңышлысы – милли бизәкләрнең бер шигырьдән икенчесенә күчә, үстерелә баруы. 2) мәгълүм, бала беркайчан да нәтиҗәсе ачык булган әсәрләрне кызыксынып укымый. Аның өчен иң кызыгы – геройның көтелмәгән хәрәкәте, сере. Ә ул серләр Л. Шәех шигъриятендә байтак. Р.Миңнуллин мәктәбен хәтерләткән җиңел-шаян тел, сюжет үстерелеше, юмористик чишелеш – укучыны үзенә тарта.
Җыентыкка тупланган шигырьләрнең күбесе соклану хисләре калдырды.
Арада чагыштырмача яшь шагыйрь Рифат Сәлахның балалар өчен беренче – “Чәчәк яраткан песи” китабы да бар. Дөрес, аның өлкәннәр өчен язылган шигырьләре белән без инде таныш. “Ташта үскән гөлләр” (Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. — 143 б.) китабы басылып чыккач, үзенстудентлар белән очрашуга да чакырган идек. Балалар өчен җыентык та матур тәэсирләр калдырды. Балалар поэзиясендә моңа кадәрге булган традицияләрне уңышлы дәвам итә шагыйрь, бала күңелен аңлап яза. Шигырьләрдән йомшаклык, аклык, сабыйлык хисләре ташый. Әлбәттә, алга таба әле авторга балалар тормышының, психологиясенең күп серләренә төшенергә кирәк булачак. Бу юлда уңышлар телибез аңа.
Гомумән, Р.Сәлах, Р.Корбан, Р.Бәшәр шигырьләрендә укучыны үзенә тартып торган сыйфатлар – балалар дөньясындагы кебек үк, бер үк образда гадәти күренеш тә, могҗизалар да, ак һәм кара да, тормыштагы чарасызлык, каршылыкларны җиңеп чыгу сыйфатларының да урын алган булуы. Авторларның нәни геройлар өчен борчылуы да шигырьләрне мавыктыргыч итә.
Дөрес, киңәшләшәсе, тәкыйтьлисе килгән урыннар да байтак. Бер үк вакыйгалар бирелеше, бер үк геройлар, еш кына, мәгънәсен аңлау өчен, хәттә миңа да кабат кабат укырга кирәк булган, катлаулы сүзләр тезмәсе… Болар, әлбәттә, бер генә каләм әһеленең дә иҗатын бизәми. Мисал өчен, “Яңа күлмәк” шигыре:
Бүген иртән торуга,
Бик кызык иттем:
Әни теккән күлмәккә
Сыйдым да беттем!
Әлеге юлларның кыйммәте нәрсәдә: тәрбияви максат – күренми, танып-белү максаты нәрсәдә – аңлашылмый. Баланың бу сүзләр тезмәсеннән эстетик ләззәт алуы да икеле.
Г.Моратның “Тизрәк үсәсем килә!” китабына аерым тукталып үтик. Әле моңарчы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының балалар өчен иҗаты турында фикерләр язганым булмады. Җыентык тышлыгына мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен дигән мөһер сугылган. Әмма, материалның күләме, төшенчәләр бирелеше, вакыйга-хисләр үстерелеше күрсәтелгән балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килми: алар урта звено укучылары өчен уңышлы.
Г.Моратның балалар өчен поэзиясендә үзгә бер интонация бар. Шигырь төзелеше дә без күнгән калыпларга сыеп бетми кебек. Әмма, бу яңгыраш күңелгә ятышлы. Галәмгә очарга, Зөһрә кызны айдан алып төшәргә хыялланган герой – татар малае, ул кара икмәк тәмен белә – “Тәмле төшләр күрдем бүген, кара икмәктәй тәмле!” (нинди матур чагыштыру!), Зөлфияне елатмас өчен, хыялларыннан ваз кичәргә әзер герой, тел, милләт яшәеше турында көтелмәгән нәтиҗәләр, бала күңелендә туган беренче ярату хисләренең бирелеше, (яшәү формуласын дөрес чишмәгәнлектән туган фаҗигаләр турында баланың уйлары) – болар барысы да гаҗәеп уңышлы тасвирланганнар. Ә инде “Сүз боткасы”, “Туган телен күмгән тавык” шигырьләрен укыган вакытта 14 яшьлек малайның “дааа, кызык, шигырьләр со смыслым!” дип куюы, бөтен биреләчәк бәяләрдән дә өстен. Чөнки үз әдәбиятларына бала биргән бәя – иң гаделе һәм иң дөресе!
Бүген, милли телләр мәсьәләсе көнүзәк проблемага әйләнгән заманда, килеп туган проблемаларга Г.Морат шигырьләре белән җавап бирәсе иде:
Башка телне олыламас,
Туган телен сөймәгән,
Шуңа да мин дусларымның
Туган телен өйрәнәм…
“Батырлыклар эшләр идем, чыкмый әле җае гына”, – ди Р.Миңнуллинның бер герое. Үз-үзең белән көрәштә хакыйкатьне танырлык көч табу – менә ул зур батырлык! Бүген тормышта хакыйкать эзләүчеләр арасында Рамил Шәмсетдинов та бар. Ул да, мөгаен, нәкъ менә шушындый, рухи ныклык турында әсәрләр укып үскәндер…
Нурзия Мирзахова – балалар әдәбияты өчен яңарак исем. Аның “Гөлбакча” исемле (Татар.кит нәшр, 2019. – 32 б.) балалар өчен хикәяләр җыентыгы басылган. Авторның теле матур, гади, баланың әйләнә-тирәлеге турында мәгълуматка бай. Беркадәр Гарәфи Хасанов иҗатын да хәтерләтә кебек. Әмма, Г.Хасановта укучысының яше төгәл куелган, ә Нурзия Мирзаховада беркадәр сораулар кала. Хикәяләрнең күләме, танып-белү материалларының бирелеше кече яшьтәге мактәп балаларына, түбән звено өчен дип карарга мөмкинлек бирә. Әмма, вакыйгаларның катлаулы-буталчык бирелүе, аерым очракларда ясалмалылык әле авторга эзләнергә дә эзләнергә кирәк булуын искәртә. Балалар белән укыган вакытта, хикәяләрне бер-берсенә бәйләп торучы деталь – спиннер аларның ихтибарларын җәлеп итте. Әлбәттә, җыентык классиклар рәтендә булмаячак, спиннерның тискәре яклары турында да күп язылды. әмма ничек кенә булмасын, нәкъ менә шушы деталь балаларны кызыксынды. Бакчада ничек барлыкка килгән соң әле ул дип, сәбәбен җыентыктан эзләүче укучылар да табылды.
Фоат Садриев – татар әдәбиятында билгеле, талантлы шәхес. Быел аның “Тургай” исемле 448 битле, күләмле повесте нәшер ителгән. Мәгьлүм, балалар өчен прозада сюжет нинди генә булса да, төп үзәк үзгәрми: төп геройның дуслары да, дошманнары да бар. Ул үсештә каршылыклар белән очраша, җиңә, җиңелә, (үз үзен аңларлык хәлгә үстерелә). Әсәр нәкъ менә шушындый герой турында. Вакыйгалар Тургай кушаматлы малайның туган көненнән башлап тасвирлана, маҗаралы вакыйгаларга мул. Ф.Садриевның язу манерасы җиңел – нәрсә турында гына язса да – кызыклы итеп тасвирлый белә. (Очсыз кырыйсыз хыял дөньясы, геройларның бик җиңел генә төрле үзгәрешләргә дучар ителүе уңышлы). Әмма, кабат адресат дигән проблема алга килеп баса. Күләмле повесть – кече яшьтәге балалар өчен үтеп чыга алмаслык карурман… Урта звено һәм яшүсмерләр өчен исә тасвир ителгән вакыйгалар артык гади. Теләсәк теләмәсәк тә, китапка бирелгән аннотациядән бер фикерне өзеп бирергә мәҗбүрбез: “… балачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары белән танышыр”. Ягъни әлеге әсәр, балалар образлары кергән, әмма өлкәннәр өчен язылган әсәрләргә якын тора.
Инде көндәлек матбугатка күчик. Шөкер, балалар өчен, матур, бизәкле, ачык төстәге буяулар белән, күз явын алырлык итеп бизәлгән гәҗит-журналлар бүген дә бар: “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Тылсымлы куллар” “Көмеш кыңгырау”, “Мәйдан” җурналының “Мәйданчык” кушымтасы – мәктәпкәчә һәм кече, урта звено балалары өчен азык булырдай материалга бай. Әмма, аларда әдәби әсәрләр аз күләмдә, анда да бүгенге чор язучыларына урын зурдан кубып бирелми, балаларның үз иҗатларына исә зур урын бирелә. Бу эш тә мактауга лаек: яшь талантларны үстерү кирәк. Әмма, яшьләргә үрнәк итеп, профессиональ язучыларның әсәрләрен күбрәк бирү уңышлы булмас идеме икән? Югыйсә, бүгенге балалар язучылары өчен әсәрләрне бастыру мәйданы чикле булып чыга түгелме… Аннары, балаларның үз иҗатлары дип бирелгән кайбер материаллар да, еш кына, артык шома, артык камил кебек. Әллә шатланырга, әллә…
Яздым, һәм, уйга калдым. Бәлки мин ялгыш уйдадыр. Чөнки балалар өчен көндәлек матбугатта бер үк авторлар кабатлана икән: Р.Миңнуллин, Г.Гыйлманов, Р.Бәшәр, Р.Сәлах, Г.Морат, Л. Фәттахова. Бәлки, бу редакцияләргә кулъязмалар килмидер. Сер түгел, бүген балалар әдәбиятына тиешле дәрәҗәдә игътибар юк, проблемалар зурдан кубып хәл ителми, һәм, бу өлкәдә иҗат итеп, зур танылу алуы да кыен.
Ни руста, ни татарда – «Литературная энциклопедия терминов и понятий» /под редакцией Николюкина/, “Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”ндә/ фәнни редакторлар Т.Н.Галиуллин, Д.Ф.Заһидуллина/ “балалар әдәбияты” төшенчәсенә урын да каралмаган.
Әлбәттә, һәр иҗат әһеленең, һәр мөхәррирнең үз карашы. Аларның мәсләкләрен, карашларын хөрмәт иткән хәлдә, балалар өчен иҗатка зуррак урын бирелгән “Мәйдан” журналының “Мәйданчык” кушымтасына һәм “Көмеш кыңгырау” гәҗитенә тукталыйк. Баштан ук искәртеп куйыйк: “Мәйдан” журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, мөхәррир урынбасары Факил Сафин һәм “Көмеш кыңгырау” гәҗите хезмәткәрләре башлангыч, гомуми төп һәм урта белем бирү оешмалары, балалар язучылары белән бүген тыгыз элемтәдә икән дигән уйда калдык. Чөнки аларда мәгълүм авторлар белән бергә, әле бу өлкәдә исемнәре артык яңгырамаган язучыларның да әсәрләренә урын бирелгән: Рафаил Газизов, Факил Сафин, Зәлифә Кашапова, Әлфия Ситдыйкова, Флера Мәрдәнова, Зимфира Исламова, Нурия Мирхазова, Лилия Фәттахова, Салават Рәхмәтуллин һ.б. Шуңадыр, күрәсең, уңышлар белән бергә, аерым уңышсызлыклар да күзгә бәрелеп тора.
Флера Мәрдәнова быел көндәлек матбугатта еш катнашкан. “Очарга да өйрәтмәгәнсең” исеме астында (“Мәйдан” журналы, апрель саны) дөнья күргән әкиятләр кызыклы. Үзенчәлекле әкиятләр, вакыйгалар уйландыра, томышчан: уңай белән тискәре бәрелешендә матурлык җиңә һәм ул баланы тәрбияли. Аларны хәтта әкиятләр дип атавы да кыен, алар әкият белән хикәя арасында торган җанр. Үз вакытында Абдулла Алиш, соңрак Ф.Яруллин мондый төр әкиятләр язып, бу жанрда яңарак бер юнәлеш булдырганнар иде. Флера Мәрдәнова да алар традициясен дәвам итә. Уңышлы булсын!
Лилия Фәттахова исеме дә матбугатта еш кабатланган. Хикәяләр, шигырьләр… Шушы ук “Мәйдан” журналының июль санында аның “Хәерле иртә” циклы дөнья күргән. Безнең карашка, бу шигырьләрнең уңышы – фольклорга якынлык, шигырьләрнең сюжетка корылуы, ягъни, алар буенча рәсем төшеререгә мөмкин, хыял, фантазиягә байлык һәм уенчыл характеры. Мисал өчен, “Телнең юл кагыйдәсе” шигырен генә китерик:
Йөри белмәсә юлда,
Телгә дә читен икән –
Ике теш арасында
Каласы килмәс бүтән.
Ашаганда – сөйләшмәс,
Кысылуыннан бизәр.
Телен тешләде дә менә,
Шулай диде Илгизәр.
Һичбер акыл сату, тәртипкә өйрәтү юк. Әмма… тәрбия мәсьәләсе – үзәктә. Салават Рәхматуллинның журналда басылган “Ачыш” циклы турында да әлеге фикерләрне кабатларга мөмкин булыр иде.
“Көмеш кыңгырау” гәҗитенең саннарында Зимфира Исламова исеме дә еш күзгә ташлана. “Кайсысы иң-иң”, “Геометрик прогрессия” кебек хикәяләр бүгенге мәктәп тормышыннан алынган. Сюжет бирелеше кызыклы: төгәл, уйланылган, максат һәм бурычлар ачык. Хикәяләрне укыган балалар үзләре өчен нәтиҗә ясарлык, сабак алырлык материаллар.
Ф. Сафин, Р.Газизов, Фю Җамалетдинова, Р. Ахунҗанова, А. Суфиянов, Г. Кәлимуллина һәм башка, көндәлек мәтбугатта әсәрләрен даими бастырган авторларга, әлбәттә, зур рәхмәт. Әмма, искә алынмаган, яки искә алынып та аерым тукталмаган авторларның иҗатында иң күңелгә ятмаганы – озын-озакка сузылган санап китүләр, буш сүзләр тезмәсе, моңарчы инде әдәбиятта күп тапкырлар яктыртылган фикерләрне кабат кабат икенче сүзләр белән генә, уңышсыз кабатлаулар. Сәбәбе – бүгенге чор балалары белән бергә атламау, бүгенге яңалыклар белән таныш булмаудан, бәлки…
Мисалларга тукталыйк. Ачуланмасагыз, шигырьләрне тулырак вариантта китерермен, бу вакытны ала, шулай да…
“Көмеш кыңгырау” гәҗитенең 20нче июль санында “Болытлар артына чумган, Кояш та ята качып” циклы басылган. Әлеге циклны басмага әзерләгән редакция хезмәткәрләре нинди уйлар кичергәндер, билгесез. Миндә аңлатып бетерә алмаслык хисләр өермәсе купты. Әллә гаҗәпләнергә, әллә еларга… Шагыйрәнең “Ашап карыйк” шигыре:
Бик күп төрле җимеш алып
Әни кайтты базардан.
Әфлисуннар, груша, банан,
Алманы да күп алган.
Биредә сәнгатьлелек төшенчәсенә тукталу мөмкин түгел, шуңа, тәрбияви юнәлешне табарга тырышыйк: санап китү – кече яшьтәге балалар өчен танып-белү ягыннан кабул ителергә мөмкин.
Әни юды җимешләрне,
Ә без юдык кулларны.
Энем белән без – әнинең
Бик тәртипле уллары.
Яхшы, үрнәк балалар образы булсын.
Соңгы куплет:
Әни сорап куйды шунда:
Кайсы җимеш тәмлерәк?
Белмибез, – дим, – әле башта
Ашап карарга кирәк.
Шигырьнең сере кайсы юлларда яшерелгән? Язылу максаты нидән гыйбәрәт, аңламадым.
Янәдән, шушы ук авторның “Эш мине яратмый” шигыре. Монысы инде, халык педагогикасын, ничә гасырлар буена тупланган традицияләрне “одним ударом” юк итү дип аталадыр:
Әби әйтә, кызым, әйдә,
Бакчага чыгабыз, ди.
Чүп утарбыз, су сибәрбез,
Эш бик күп чагыбыз, ди.
Эшнең һич тә бетәсе юк,
Мин инде күптән беләм.
Әбинең дә, бабайның да
Көне үтә эш белән.
Биш яшьтә булсам да аңлыйм:
Тик утыру ярамый.
Ә бакчага чыкмыйм инде,
Эш бит мине яратмый.
Шушындый ук гаҗәпләнү хисләре 1 июнь санында дөнья күргән “Зоопаркка барабыз” циклын укыганда кайнап алды:
“Тулпардай пони”
Пони белән тиз аңлаштык –
Ялларыннан сыпырдым:
Ул мине утлы тулпардай
Аркасында очырды.
Тулпарның сүзлектәге мәгънәсе: канатлы тай, пегас, сугышчы ат.
“Көнгерә”
Күн сумкасы билдә булгач,
Бар җиргә дә өлгерә. (Сумкага утырып очамы?)
Заманага яраклашкан
Эшмәкәр бу – көнгерә.
Көне-төне чабып йөри,
Әллә ниләр майтара.
Шул инде бананнарны
Безнең якка кайтара.
Гафу итегез, хөрмәтле шагыйрләребез. Балалар өчен нәрсә язсаң да ярый дигәч тә, мондый ук логикага яраклашмый торган юллар язмыйк инде!
“Җылы язлар белән мине, сине – безне!”
8нче май санында басылган “Ташландык песи” шигыре.
Алып кайтты кече кызым
Кечкенә песи.
- Әни. бәгърем, кума, яме,
Ул шундый тәти.
- Кем дип атыйк бу песине –
Мяу Мяулабич?
–Юк, әнием, ялгышма син,
Ул – Тимка Тимович.
- Исеме дә, балакаем,
Урысча булган.
–Ташландык песи ул, әни,
Урамда кунган.
Кабат сорау туа. Әлеге шигырь белән автор нәрсә әйтергә теләгән? Төп проблеманы читләтеп узып, рифма өчен, урамда кунганы өчен генә песине Тимка Тимович дип атау, әлбәттә, кемнәр өчендер зур табыш булса кирәк.
“Абыйга” шигыре:
Хезмәттә абый, илнең чигендә.
Хатымны язам, артка чигенмә! (ни өчен чигенергә тиеш? Тыныч тормыш турында яза лабаса шагыйрә)
Артыңда – Ватан, бакчада – гөлләр:
Нәркис, миләүшә, нәфис сөмбелләр…
Сагына сине безнең барчабыз,
Көн үткән саен, ачыш ачабыз. (нинди ачыш турында сүз бара?)
Алыштырмый шул кемнедер кемнәр,
Сиңа бик якын шаян сеңелләр. (Фикерләр бер берсенә бәйләнми)
Менә бүген дә кердең төшемә:
Бүләк алдым, дип, иркә сеңлемә.
Очам шатлыктан – хыялый кошчык,
Йә бер күке мин, йә бер сыерчык.
Күкенең нинди кош булуыннан шагыйрәнең мәгълүматы булмаса да, редакция хезмәткәрләре төзәтергә мөмкин иде бит.
6нчы июль санында “Беразга син туктап кал. Минем белән уйнап ал” циклы урнаштырылган. 1 генә мисал китерәм:
“Чәчтарашта”
Чәчләрем озын үсте,
Күземә кадәр төште.
Чәчтарашка җыендым,
Ә үзем куркып калдым.
Җилкәмә җәйма салып,
Кулына кайчы алып,
Ясап куйды могҗиза
Булдым моңа мин риза.
Әле тагын килермен,
Курыкмам инде бүтән.
Көзгегә караган идем,
“Барырга булган күптән”.
Гаҗәп, әлеге юлларны психолог дипломы булган авторыбыз яза. Югыйсә, бүген психологлар бит “кыска вакытлы игътибар”, “кыска вакытлы хәтер” төшенчәләрен еш куллана башладылар. Бу аңлашыла да, интереттан тиз арада гына кирәкле мәгълумат табып алырга өйрәнгән бала, мондый әсәрләрне озаклап укып утырырга күнекмәгән. ОГЭ, ЕГЭлар белән аптыраган, бүгенге прагматик тормышта яшәгән бала өчен алар кызыксыз.
Моңа өстәп, әдәбият дәресләрендә дә баланы тиешле дәрәҗәдә әсәр белән кызыксындыра алу бармы икән? Дәреслекләрдә әсәрләрдән өзек итеп, еш кына озын – озын уйлар, монологлар, тасвир – сурәт китерелә. Мондый өзекләрне уку бала өчен авыр бирелә, аңа хәрәкәт, вакыйгаларның алмашынып торуы, сюжет үстерелеше кирәк. Әмма! Кабат – әмма! …
Балалар өчен иҗат итү – зур талант һәм осталык таләп итә. Ләбибә Ихсанова соңгы елларындагы бер интервьюсында, “иҗат итмим, чөнки бүгенге баланың нәрсә белән кызыксынганын белмим”, – дигән иде. Ләкин бу юл белән китмәсәк иде. Балалар өчен иҗат итүче язучыларыбыз болай да күп түгел. Кадерле язучыларыбыз, балаларның ни белән кызыксынуын өйрәнеп, күбрәк язсагыз иде. Әлеге өлкәгә талантлар күбрәк килсә иде. Зур көч салып ачылган “Шаян ТВ” да бүген сездән матур әсәрләр көтә. Равил абый Фәйзуллин, Ркаил Зайдулла, Алмаз Гыймадиев, Айгөл Әхмәтгалиева, Ләбиб Лерон, Марат Закир – сез кайларда, ник язмыйсыз дип сезгә дәшәм!
Татар балалар әдәбиятында проблемалар җитәрлек, әмма аларны чишү, үзгәртү бездән тора.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!