Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әдәби премияләрнең яңа лауреатларын раслады. Идарә әгъзалары яшерен тавыш бирү юлы белән Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш, Туфан Миңнуллин һәм Максим Горький премияләре лауреатларын билгеләде.

Язучылар Гаяз Исхакый премиясен 2 кешегә – тәрҗемәче Фатих Котлу һәм тарихчы, төбәкче Нурулла Гарифка бирергә карар итте.

Һади Такташ премиясе шагыйрь Айрат Суфияновка биреләчәк дип расланды. Аны Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тәкъдим иткән иде.

Фатих Хөсни премиясе Кәрим Карага (Һади Кәримов) бирелде.

Абдулла Алиш премиясе Рухия Ахунҗановага тапшырылды. Аны Әлмәт язучылары тәкъдим иткән.

Җамал Вәлиди исемендәге премиягә бердәнбер дәгъва итүче булган шагыйрь һәм төбәк тарихчысы Дамир Гарифуллин кандидаты расланды. Дамир Гарифуллин Сарманда яшәп иҗат итә.

Туфан Миңнуллин исемендәге премия Айгөл Әхмәтгалиевага бирелә. Берлекнең драматургия остаханәсе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди остаханәләр утырышында Рөстәм Галиуллин кандидатурасын тәкъдим иткән иде. Ләкин Рөстәм әлегә үз кандидатурасын алырга карар итте. Язучылар Чаллыдан тәкъдим ителгән кандидатураны раслады.

Горький исемендәге премия язучы һәм тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтовка бирелде. Аны рус телле язучылар секциясе тәкъдим иткән иде. Остаханәләр аша тәкъдим ителгән Марсель Галиев үз кандидатурасын кире алды.

https://tatar-inform.tatar

 


Комментарийлар

  1. Гадел:

    Абдулла Алиш исемендәге премия Ринат Мәннангә бирелергә тиеш иде!!!

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова