Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Булат Сөләйманов. “Әни” (хикәя)

Җәйге матур иртә. Күқтә ачык зәңгәр яқтылык. Һава эссе дә, салкын да түгел. Җәйге иртәләрдә генә була торган җанга рәхәт җиләс һава. Иртештән су юлы буйлап, иңнәренә көянтә белән тулы сулы чиләқләрен күтәреп яшь бер хатын килә.

Тулы сулы чиләкләре, кайбер яшь кызларныкы кебек чайкалмый, гүя алар оеп калганнар, ә үзе ниндидер бер сихри тынлык эченнән йөзеп килә кебек. Өстендәге чәчәкле ситсы кулмәге үзе ыспай гәүдәсенә тагын да матурлык өсти төшкән. Муенында катлы-катлы төрле төстәге мәрҗәннәр, ике яклап ишелгән кара толымнары кояш нурларында сөлек кебек ялкылдыйлар.
Тукта, бу минем әнием түгелме соң? И, юләр, үз әниемне танымый, кәҗә кебек, бер урында катып калганмын. Шатлыгымнан «И-нә-ә-ә» дип кычкырып җибәрдем һәм җәядән атылган ук сыман әнием каршына ыргылдым. Йөгерәм, йөгерәм тик нигәдер бер урыннан китә алмыйм, әнием дә миңа якынлашу урынына, ераклашканнан ераклаша гына бара. Мин бар көчемне җыеп үзәк өзгеч тавыш белән «И-нә-ә-ә» дип кабатладым. Шунда кинәт бар юкка чыкты һәм мин йокы аралаш кемнеңдер тавышын ишеттем:
– Тор… Тор тим куй мин сиңә!
Кемдер мине төрткәли, селкә. Ә мин керфекләремне күтәрә алмыйм. Күз кабакларыма әллә авыр таш бастырып, әллә инде бер-берсенә ябыштырып куйганнар, кем белсен. Татлы йокыдан һич кенә уянып булмый.
– Көн цыкканцы шешенеп йоклап ятаты арам тамак. Эценү тигәнтә авысы табак шигелле ацылаты. Ицмасам ер тә йотмайты үсен, котылыр итем. Йә аллам, йә котаем, мынтаен күрәцәкләрем тә бар игән пы ялган төньяда.
Минем өскә каргышлар ява. Озак та үтми тимер бармаклар йә минем озын, укмашып беткән чәчләремә, йә зур кәкрәеп, торган колагыма ябышкан була. Ничек итеп идәнгә өстерәлеп төшкәнемне сизми дә калам. Колак тамырпарымның сызлавы күзләремне ачарга ярдәм итә. Карасам, каршымда әкәмнең хатыны Корбанбикә җиңги басып тора. Аның күз карашларының зәһәр нурлары минем күзләремә кереп чәнчеләләр кебек. Мин башымны тагын да аскарак ия төшәм. Уяна алмыйча йоклап ятканым өчен хәзер мин инде эчтән генә үкенәм. Әгәр куып чыгарса, мин кая барырмын, кемгә сыенырмын, дигән уй башымны күтәрергә ирек бирми.
Җиңгидән башка кемем бар соң минем? Әтием юк. Сугышның беренче айларыңда ук әнигә «Сезнең ирегез Камил Янсуфин немец илбасарларына каршы көрәштә Ватан өчен батырларча һәлак булды» дигән язү килде. Әнием юк. Аның да каты авырудан соң мине бер ялгызымны калдырып киткәненә бер елдан артык. Бердәнбер абыем сугышта.
Абый өйдә чакта шундый ягымлы, елмаеп көлеп кенә йөрегән, мине кән саен йә прәннек, йә конфет белән сыйлый торган Корбанбикә җиңги кая китте икән? Ничек ул бер-ике ел эчендә бу кадәр танымаслык булып үзгәрде икән? Үзеннән сорар идем дә, аның минем белән сөйпәшеп утырырлык вакыты юк. Таң белән торып эшкә китә һәм кичке караңгыда гына кайта. Ул көнозын эшләп шундый арый, кайчагында аш пешереп ашарлык хәле калмый. «Бик арыдым, әз генә ятып торыйм әле», ди дә, шунда ук, кәтта өс киемнәрен дә салырга онытып йокыга китә.
Хәер, бер җиңги генәме соң, бу бер-ике ел эчендә бөтен авыл хапкы диярлек үзгәрде. Элек шат елмаеп-көлеп кенә йөрегән көшеләр, хәзер үз эчләренә йомылдылар, кемнең улы, кемнең ире, кемнең әтисе сугышта үлгән. Күпчелек халык усалланды. Хәтта мин дә, хәзер инде элекке Вәлиш түгел.
Бер-ике ай буладыр инде менә Әйбүш әкәмнән хат килмәгәнгә. Соңгы вакытта җиңгинең бөтенләй усаллана төшүе дә бәлки шуңадыр, кем белә.
– Нимәгә багана шигелле калтың. Бар Маньканы пастүккә аппарып кил. Тованның ул ягына цаклы цыгарып куй. Меецкә яккалы бер агац утын юк. Кайтышлай төстән коры цыбыртык апкайт, ишетсен колагың!
– Корбанбикә җиңги авызыннан чәчрәп чыккан сүзләр минем йөземә килеп бәрелгәч кенә айнып киткәндәй булдым. Мин, ул нәрсә кушса, шуны үтәргә риза идем. Энә белән кое казыргамы, иләк белән су ташыргамы, боерсын гына. Тик өйдән генә куып чыгара күрмәсен. Һәр көн әнә шулай минем хезмәт көнем башлана.
Башта Маньканы көтүлеккә алып барам. Аннан мәктәпкә, дүртенче класста укыйм. Мәктәптән соң урманнан коры утын (цыбыртык) алып кайтырга кирәк, йә колхоз бригадиры килеп ындыр табагына молотилкада ат куарга алып китә. Тәмам җирләр туңып карлар яуганчы һәр көн әнә шулай, яланаяк җир йөзен таптыйм.
Таң әле яңа гына беленеп килә иде. Мин урамга атылып чыгу белән үземне салкын суга чумгандай хис иттем. Бөтен тәнемне чымырдатып салкын һава чорнап алды. Саргылт үлән сабаклары хәлсезлекләреннән җиргә салынганнар һәм өстән ап-ак кырау белән капланганнар. Табаным җирга тию белән ялан тәпиләремә туңа башлаган җирнең салкыны күчте. Якынлашып килгән кышның сулышы иде бу.
Мин Маньканы курадан чыгардым да Тован ягына алып киттем. Бераз баргач, аяк бармакларым энә белән чәнчеп алган кебек сызлый башлады. Әйтерсең, чәнечкеле тимер чыбыклар өстеннән атлап барам. Үзем бизгәк тоткан кебек дер-дер калтыранам. Тешләрем тешкә бәрелеп таш ватучы чүкеч сыман яңак сөякләремне чүкиләр. Кырыкмаса кырык ямалып та бөтәймәгән ыштан-күлмәгем бер уч җылы тотмый. Күңелемдә әллә ниңди берсеннен берсе ямьсез уйлар күктәге соры болытлар сыман агыла да агыла…
Үткән елны мине детдомга алырга дип килгән кешене җиңги кире борып җибәргән иде. «Вәлиулла миңа үз улым кебек якын», дип әйткән сүзләрә әле дә исә искә төшкән саен күңелемне яктыртып җибәрәләр. Әгәр быел тагын килсәләр, ышанычым юк, һичшиксез биреп җибәрәчәк. Ә минем туган авылым Козоклыдан бер кая да китәсем килми.
Авылны чыгып шактый ара киткач, артыма борылып карадым. Ап-ак кырау өстендә бормалы-бормалы кара чылбыр сузылып ята. Ул Маньканың тояк һәм минем яланаяклы тәпиләремнең эзе. Авыл ягында ара-тирә сузып-сузып әтәч кычкыргалап куя. Эт өргән, сыер мөңрәгән тавышлар ишетелә. Кайбер өйләрнең морҗаларыннан бик әкрен, иренеп кенә соры төтен югары күтәрела, ләкин шунда ук каядыр китеп югала баралар. Авыл тәмам йокыдан уянып өлгермәгән әле.
Тованны чыкканнан соң Маньканы болынга үз иркенә җибәрдем. Көтүче килгәнче сыерлар үзләрә шунда чирәмдә йөри бирәләр. Ә үзем әзрәк җылынырга теләп киселгән төп башына мендем дә тезләремне кочаклап утырдым. Борыч кебек кызарган аяк бармакларыма кулларым белән җылытып җан кертергә тырышып карадым. Коры сеякләрдән генә торган гәүдәм өзелмичә калган көзге яфрак шикелле дерелди. Мин утырган шушы төп башыннан урман башланып китә. Яки үзебезнең себер татарлары телендә әйтсәк, т ө с башланып китә. Зур-зур мәһабәт өянкеләр әкияттәге Алып батырлары кебек калкурак урынга менеп басканнар да тынып калганнар, яу кәтәләрмени. Алар да кешеләр кебек үк бер башлары белән түган җиргә, икенче башлары белән күккә тамырланганнар иде.
– И, кояшым, чык тизрәк, чык инде, – дип кулларымны көнчыгышка сузып кояшка ялвардым. Ул мине ишетте бугай. Башта утлы сөңгеләр бер-бер артлы күккә атылды. Минут саен алар күбәйгәннән күбәя бардылар. Тора-бара кайдадыр еракта, урман артында көчле бер янгын кабынган кебек булды. Иң азактан көлә-көлә кояш үзе килеп чыкты. Әйтерсең, ул минем чакыруымны гына көтеп яткан. Мин күзләремне кысып кояшка күтәрелеп карадым. Шунда кемдер минем битләремә, күгәреп беткән иреннәремә, гомергә тарак күрмәгән озын чәчләремә кагылып киткәндәй булды. Ул сөекле әниемнең кулы кебек йомшак та, җылы да иде. Җиргә төшкән кырау да вак-вак чык бөртекләренә әверелеп әнием мүенына тагып йөргән мәрҗәннәр сыман кояш нурларында җемелдәштеләр. Әле генә тып-тын утырган өянкеләр дә йокыларыннан айнып киткәндәй булдылар. Әйтерсең, алар салкын кышны түгел, ә язның киләсен каршыларга җыеналар иде.
Көтүче Әйтүк бабаның килеп җиткәнен җилкәм белән сизеп утырсам да әйләнеп карамадым. Башымны тезләремә салган килеш уйлар диңгезеннән чыга алмыйча алар иркендә йөздем. Күз алдымда әниемнең соңгы минутлары иде…
Ул көнне мин эңгер-меңгер төшә башлаганда гына төстән цыбыртык җыеп алып кайттым. Өй эче караңгы, салкын. Ишек төбендзге агач караватта әнием авырып ята. Ютәлләгән тавышы ишетелмәгәч, ахры йоклап киткәндер, дип уйладым. Иң беренче, күршеләрдән кус алып чыгып тимер мичкә ут ягып җибәрдем. Цыбыртык коры салам кебек дөрләп кабынын киткәч, кисәк кенә барлыкка килгән эссегә түза алмыйча салкын тимер мич черт-черт итеп чатнаган тавышлар чыгарып алды. Аннан соң гына тирә-якка, бәтен өй эченә җылы дулкын таралып китте. Җиделе сукыр шәмне кабызыл өстәл өстенә куйгач караңгы бүлмәгә кына яктылык йөгерде. Әнием йокламый яткан икән, бик каты ютәлләп китте дә «Ник пы цаклы осак йөретең, балам?» – дип сорады. Авырып яткан әниемә дөресен сейләп бирергәме? Иптәшләрем белән бергә, төстә учак ягып, бәрәңге пешереп ашап яттык дияргәме? Юк.
– Йавыкта коры цыбыртык юк иде, аның оцен пүген пүтән ергә, алысга партык, – дип ялганладым. Бу минем әнием алдында алдашуым иде. Һәм ул авыру әниемне борчырга теләмәгәнлектән килеп чыкты.
– Шәмне нимәгә яктың, кәрәсин юг игәнен беләсең куй.
– Хәсер үцерәм. Арипметикатан кына эшләп алаен.
Бүтән көннәрдә мин дәресләремне көн яктысында, кояш кунганчы хәзерләп куя торган идем. Шул арада әнием тагын да буыла-была йөткерә башлады. Мин тимер чәйнектән «пятилеткә» кружкасына салып әниемә су бирдем. Су эчкәннән соң ютәле төшкән кебек булса да көчкә-көчкә генә сулыш ала иде.
– Менәкә тамак төбемдә генә әллә нимә тораты, китмәде. Бар, Бикә мамаңны цагырып цык. Инәм цагыртаты тиген, тис керсен, – дип мине чыгарып җибәрде.
Без Бикә мама белән ашыга-ашыга килеп кергәндә мин ятим калган идем инде. Әнкәй караватка чалкан төшеп яткан, күзләре ачык, түшәмгә төбәлгәннер, авызыннан мендәргә берничә тамчы кан агып төшкән.
Хәзер исә эниемне искә төшергән саен, гел генә аның үлеп яткан вакыты күз алдыма килеп баса. Нигә соң ул алай була икән? Нигә соң эниемне бүтән кыяфәттә хәтерли алмыйм икән?
Әйтүк баба минем янга килеп җитте дә туктап калды. Миңа сиздерергә теләпме, әкрен генә тамак кырып алды. Мин утырган көе утырдым, кузгалмадым.
– Йә, балам, нимәшләп пылай утарасың, ник кайтмайсың? Күгәреп катып калыпсың куй!
Мин җавап бирмәдем. Күңелгә кереп оялаган сагышлы татлы уйларымнан аерыласым килмәде.
– И, балам, балам, инәң мәрхумә исән булса пылай та йөрмәс итең. Етмәсә пы ләгьнәт сутыш туктаяцагын пелмәйте. Йә Аллам, йә Котаем, – дип кабатлады.
Аннан төрле төстәге чүпрәкләр белән ямалган бишмәтен үз иңеннән салып минем иңемә япты. Күк тамырлары тырпаеп торган коры тире белән генә капланган сөяк кул бармакларын иңнәремә салды.
– Инәң мәрхумә исән булса… – дип сүзен әйтеп бетермичә авыр көрсенеп куйды.
Әллә Әйтүк бабаның мине кызганып сөйләгән сүзләреннәнме, әллә җылы бишмәт ябынгач үзе китек күңелем тагын да эребрәк киттеме? Белмим, нәрсә булса да булды. Бугазыма төер килеп тыгылды. Менә-менә күз яшьләрем атылып чыгачак. Мин кисәк кенә Әйтүк бабаның кочагыннан ычкынып киттем дә кыргый болан баласы сыман урман эченә ыргылдым. Күпме барганмындыр, хәтерләмим. Кинәт нәрсәгәдер эләгеп абынып киттем, гәүдәмне туры тота алмыйча йөзем белән җирдә яткан сары яфракларга орындым. Авыррак кагылдым бугай, яфраклар әкрен генә кыштырдап куйдылар. Егылган җиремнән кузгалмадым, күзләремнән кайгы-сагышларам атылып чыкты.
Йөзтүбән яткан килеш тавышсыз-тынсыз гына үксеп-үксеп еладым. Иркәләнәсем килгән чакта – иркәләүчкм, еласам – юатучым, туңсам – җылытучым булмаганга, ач-ялангач булганым өчен еладым.
Менә бер ел инде әни сүзен кычкырып әйтмәгәнемә, онытмадым микән. Башта әкрен генә «Инәй» дип пышылдадым. Аннан кулларыма таянып башымны югары күтәрдем. Урман тып-тын. Агачларның шәрә ботаклары моңсу гына тырпаешып торалар. Гүя алар кибеп беткән сөяк кулларын күккә сузып үткән яшьлекләрен шиңгән кояштан ялварып сорыйлар. Агач башларына эленердәй булып кап-кара болытпар бер-бер артлы, ашыкмыйча гына, елгадагы язгы бозлар сыман каядыр мин белмәгән, мин күрмәгән якларга китеп баралар. Мин «Инә-ә-ә» дип бар көчемне җыеп кабат кычкырдым. Әйтерсең лә, минем сөекле әнием каядыр менә шушында гына, миннән яшеренеп кенә торадыр. Тавышымны ишетеп ашыга-ашыга килеп чыгар. Башымны алдына куеп йомшак куллары белән чәчемнән, күзләремнән үбәр.
Ләкин миңа җавап бируче булмады. «Инә», – дип кычкырган сүзем дә урманның барлык почмакларын айкап, буш үзема кире кайтты. Җирдәге сары яфракларны кочаклап тагы еладым. Юк, мин еламый идем. Мин бала чагым белән мәңгегә саубуллаша идем.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр