- Татарстан Республикасы Язучылар берлеге – иҗтимагый оешма
- 1936 елда оешкан
- Бүген Татарстан язучылар берлегендә 333 язучы бар. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән.
- Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не өлкән , 140ы урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе.
- Язучылар берлегенең бүгенге вазифасы – татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту.
Татарстан язучылар берлеге |
|
Тип | иҗтимагый оешма |
---|---|
Нигезләү елы | 1936 ел |
Нигезләүчеләр | РСФСР язучылар берлеге |
Урнашуы | Казан шәһәре |
Төп фигуралар | Данил Салихов, 2016 елдан оешма җитәкчесе |
Бүлекләр | |
Веб-сайт | http://www.sptatar.com/ |
Тәрле елларда Берлек рәисләре:
- 1934–1937 Кави Нәҗми
- 1937 Ләбиб Гыйльми
- 1937 Мирсәй Әмир
- 1938–1939 И. Вахитов
- 1939–1942 Муса Җәлил
- 1942–1944 Таҗи Гыйззәт
- 1945–1950 Әхмәт Ерикәй
- 1950–1953 Гариф Гобәй
- 1953–1958 Гомәр Бәширов
- 1958–1961 Афзал Шамов
- 1961–1968 Мирсәй Әмир
- 1968–1971 Ибраһим Гази
- 1971–1974 Зәки Нури
- 1974–1984 Гариф Ахунов
- 1984–1989 Туфан Миңнуллин
- 1989–1999 Ринат Мөхәммәдиев
- 1999–2005 Фоат Галимуллин
- 2005–2012 Илфак Ибраһимов
- 2012–2016 Рафис Корбан
- 2016 елдан Данил Салихов
Татарстан Язучылар берлегенең съездлары
- XV съезд –
- XVI съезд –
- XVII съезд – 2012 елда үткәрелә, съездда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп Рәфис Корбан сайлана.
- XVIII съезд – 2016 елда күпчелек тавыш белән яңа рәис итеп Данил Салихов сайлана.