Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Аяз Гыйләҗевнең «Берәү» повесте төрек телендә дөнья күрде

13 март көнне Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби тәрҗемә үзәгенең эшчәнлеге кысаларында Төркиянең Анкарадагы абруйлы “Һәҗә” нәшриятында классик язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең 1959 елда иҗат иткән “Берәү” повесте дөнья күрде. Аны каләмдәшебез Фатиһ Кутлу тәрҗемә итте. 65 елдан соң төрек телендә нәшир ителгән әсәр әдипнең вафат булган көненә туры килеп чыгуы хикмәтле булган.  Кутлу әлеге хезмәтен Аяз Гыйләҗевнең 1880 нче елларда Төркиягә һиҗрәт кылган, исеме фамилиясендә мәңгеләшкән карт бабасы, мәрхүм Гыйләҗетдин  муллага багышлап чыгарган. Әсәр төрек телендә “Тәк” дип атала.


Комментарийлар

  1. Зиннур Закиров Олыязлы:

    Әфәрин туган!

  2. Рузилә:

    Аяз Гыйләҗевнын тагын бер әсәре төрек телендә басылып чыгуы бөек әдибебезнен иҗатын дөнья күләмендә танытунын бер матур чагылышы булып тора. Фатих Кутлу бик кирәкле һәм матур эш башкарып чыккан, аңа яңадан яңа уңышлар теләп калабыз.

  3. Хакимова Альфия Зайнулла кызы:

    Альхамдулиллах, без бик шат шундый матур вакыгага, изге Рамазан аенда!!! Горурланабаз!!!

  4. Дилэрэ Ш.:

    Татар язучысын торек доньясына танытканыгыз очен рэхмэт!

  5. Филүсә Арслан:

    Фатих Кутлу татар халкының шәхесләрен дөньга танытып, зур эш башкара. Алланың рәхмәтләре булсын аңа. Исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез Сезгә, Фатих әфәнде!

  6. Аноним:

    Фатыйх Кутлуга зур рәхмәт.Аяз Гыйлажевның рухы шат булсын.
    Амин.
    Зәйнәп Зәкиева.

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова