Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Татарстан Милли музеенда Казан халкы һәм кунаклары нацистлар әсирлегендә язылган шигырьләр җыентыгының төп нөсхәсен күрә алачаклар.

Быел Төп нөсхә көнендә иҗат программасын пианист һәм композитор Эльмир НизамовГабдулла Кариев исемендәге театр артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы финалистлары тәкъдим итәчәк. Шулай ук Беренче Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелачак.

Уникаль кулъязма могҗиза булып сакланган һәм Бөек Ватан сугышыннан соң СССРга эләккән. 1966 елдан реликвия Татарстанның төп тарихи музеенда саклана. Аны елга бер тапкыр – Муса Җәлилнең туган көнендә генә чыгаралар. Бу көнне 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр музейга керү ирекле булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

tatar-inform.tatar

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов
Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина