Җәй фасылының кыл уртасы булган июль ае иде. Бу айга хас булган челлә Казан каласының таш диварларын чамасыз эсселәткәнлектән, шуңа өстәп кайнар кояш астында эри башлаган асфальт исе кала эчендә күкрәк тутырып сулыш алырлык һава калдырмаган. Менә шушы июль аеның бер көнендә, поездлар туктый торган Компрессорлар тукталышына шактый текә баскычтан ике әби күтәрелде. Платфорга күтәрелеп бетүгә әбиләр башта бер ара тын алып тордылар да, утырырга буш урын, ягъни эскәмия эзләп платформа буенча атлап киттеләр. Әбиләрнең өсләрендә: берсе яшел икенчесе зәңгәр төстә булган такма итәкле тоташ буй күлмәк. Күлмәк өстеннән тар утыртма якалы зәңгәр төстәге бәрхеттән тезгә җитәр-җитмәс итеп тегелгән камзул иде. Авыл әбиләренә хас булганча башларына ак яулык, ә иң өсләренә челтәрле ак шәл ябып куйганнар. Бу матур киемнәрне әбиләр гомере буе бик кадерләп, саклап кына кисәләр дә бераз таушалганлыгы баребер күзгә ташлана иде. Шулай ук тубыкка чаклы җиткән итәк астыннан күренеп-күренеп алган кызыл читекләр дә, әбиләр белән бергә бу фани дөньяны шактый күп гизгәннәр, шуңа күрә очлары агарып, күзгә ташланып тора. Бу чыннан шулай иде. Әбиләр сәфәрләрендә кайсы поездга утырасын, кайсы автобус белән барып, нинди тукталышлар да төшеп каласын яхшы белделәр. Белмәсәләр юлларында очраган кешеләрне туктатып сораштылар. Әйе ул заман авыл хатыннарына хас булмаганча, юлда йөреп шактый шомарганнар. Аларның сәфәргә кузгалганнарына бүген тугызынчы көннәре булып, әбиләр шактый арыган һәм инде сәфәрләрен төгәлләп, Арчага кайтасы электричкага утырырга дигән өмет белән, Компрессорлар платформасына күтәрелүләре иде. Ә Арчага кайтып төштеңме, өйдә дигән сүз инде. Чөнки Арчадан туган авылларына кул сузым гына ара, бары кырык чакрым. Казаннан килгән электричканы көтеп торган Яңа Кенәр автобусына кереп утырасың да, булды кайтып җиттем дип уйла. Яңа Кенәрдән тагын өч чакырым җәяү кайтасы бар да барын, анысы инде вак мәсәлә. Урак өсте булганлыктан машиналар бу арада юлда гел йөреп тора. Арча элеваторына ашлык ташыйлар. Берәр мәрхәмәтлесе туктап, әбиләрне кабинасына утыртыр әле. Ходайның бирмәгән сәгате юк ди. Ахырысы атна уртасы булганлыктан платформада электричка көтеп торган халык бик аз иде. Шунлыктан бу эскәмийкәне әбиләр тиз эзләп таптылар.
-Апа, әйдә булмаса шушында утырыйк, -диде әбиләрнең аллап-артлап чүпрәк сумкалар асканы.
-Электричка кайдарак туктар икән соң, Оркыя? Башына туры килсәк – Арча станцасының ахырына туры килмәгәек тагын. Аннары без барып җиткәнче Кенәр автобусы шыгырым тулык булмагае.
-Булмас әле, апа, атна уртасы бит. Яшьләр эштә. Җомга, шимбәдә автобуска сыеша алмый ул халык. И бу дәүләтне! Азаплады бит халыкны, нигә шунда бер урынына, ике автобус бирми торган дыр инде.
-Ярар әйдә, Оркыя, нишлисең инде, сугыш вакытын оныттың мәллә? Чана тортып күпме симәнә орлыгын ташыдык ул Арчага.
-И-и-и, апа, искә төшермә инде. Әйдә утырыйк шушында. Сумкаларны иң өстеннән алырга ярдәм ит әле. Уң кулым бөтенләй оеп бетте, селкенми дә.
Икенче әби сеңлесенең иң өстенә үрелде.
-Нәрсәгә дип шуның чаклы әйбер җыйгансыңдыр белмим инде, сеңлем. Поездга утыр, автобуска утыр, шул сумкаларыңны бер күтәреп-бер төшереп арып беттем.
Апа кеше булган әбинең дә кулы буш түгел иде. Уң кулында шактый зур булган авоська булса да, сеткалы сумка эчендә ниләр барлыгын барыбер төгәл генә әйтеп булмый иде.
-Оныклар, апа. Бишәү бит алар. Ничек инде мин алар янына юлдан күчтәнәчсез, буш кул белән кайтып керим ди.
-Ул оныкларың зур егетләр, зур кызлар булып беттеләр бит. Тәмле әйберләргә бик исләре китми торгандыр.
Оркыя карчык оеган кул башын уа-уа, эскәмигәгә утырып кеткелдәп куйды.
-Ашыйлар, апа, бик яратып ашыйлар.
Шулай бераз тын алып утыргач әбиләрнең олысы торып басты.
-Ярый син монда утырып тор, мин билет алып киләм. Кая, акчаңны бир, -дип-сеңлесенә учын сузды.
Сеңел әби аз гына итәген күтәреп, читек кунычыннан төенчек итеп төйнәлгән кулъяулыгын алып чишәргә тотынды. Ахырысы төенчек шактый нык төйнәлгән. Бер ара чишә алмый азапланды.
-Нишли, каты итеп төйнәлгән мәллә?
-Ие, тешләп тартырга теше дә калмады бит әле кәһәр.
-Теш беребезнеке дә калмады инде ул, сеңлем.
Әбиләрнең олы яшьтәгесе дә, биленнән төенчеген тартып чыгарып чиште. Башта төенчек эченнән ул кул сәгатен тартып чыгарып, кояшка каратып вакытны карап алды:
-Нигә ясалма теш куйдырмыйсың? Миңа Юнысым куйдырып бирде. Бик җайлы бит ясалма теш белән. Сызламый да.
Әби яулык чите белән авызын каплап көлеп куйды. Оркыя әби төенчеген чишә алган иде инде. Акча саный-саный апасына җавап бирде:
-Бар минем дә, авызыма кертә алмый мин аны. Авызыма шул нәрсә кердеме, укшытып косасын китереп кенә тора гел. Кая аның белән ашап булсын ди.
-Кая китер акчаңны, мин киттем, син сумкаларны караштырып тор. Күтәреп китмәсеннәр тагын. Бу шәһәр халкына ышаныч юк, бөтен жиятыңны да күтәреп китәрләр. Атна саен авылдан ит-май, бәрәңгесен ташыйлар. Җыен хәерче халык шәһәрдә инде.
Апа кеше шактый озак торып әйләнеп килде.
-Кайда йөрдең инде шул гомер?-дип каршы алды аны сеңлесе – Кассада чират юк иде бит.
Апа кеше сеңлесенә пломбир морожныен сузды:
– Мә тот!Ашап ал, көне бик кызу, электричкада да бөркү булыр. Тәнең суынсын бераз.
Ике әби дә моржоное ялый-ялый, бераз тын калып утырдылар. Шулай бераз утыргач, әбиләрнең өлкәне әйтеп куйды.
-Кара әле, сеңлем Оркыя! Мин менә уйлап утырам. Миңа туксан тулды, син сиксән жидедә. Ә Сәвиягә җитмеш алты гына иде. Ә ул арабыздан беренче булып бакыйлыкка күчте. Сабирҗанны аңлыйм инде. У сугышта граната белән шартлады. Сәвиягә безнең яшькә җитәргә вакыт бар иде бит әле. Мин инде апа кеше булгач беренче булып үләрмен дип уйлап йөри идем. Юк алай булып чыкмады. Менә Сәвияне җирләдек. Ул беренче булып күчте.
Ике әби дә, кулларын кушучлап, бакыйлыкка күчкән сеңелләренә багышлап дога укып алдылар.
-Өтермә инде, апа. Ысталлин өтермәсе. Шунда сәләмәтлеге бетте аның. И-и-и, җаным, кесә төбенә салып куйган бер уч арыш өчен япь-яшь кыз баланы сигез елга өтермәгә утыртып куй инде. Барысы да шул имансыз Муллагали аркасында. Ирләр сугышка китеп беткәч, придсидәтел булып алды да. Яклаучысыз калган хатыннарны бер-бер артлы мыскыл итәргә тотынды бит имансыз. Ә Сәвия риза булмады, ул шакшының астына кереп ятмады. Шуңа үч итеп өтермәгә озаттырды бит ул аны. Әнә Рәхим бай кызы Өммия, җәмиләсен жәлләмәгәч, пычагым да булмады үзләренә. Кулак дип тә сөрмәделәр, тамаклары да тук булды. Син ул Рәхим байны гына әйт әле. Миңа бер нәрсә дә кирәк түгел, дип, бөтен кибетләрен, амбарларын сәвиткә бирде. Ә эчләре шыр буш. Малын кая куеп бетергән диген?
Апа кеше көрсенеп куйды:
-Әйе шул, шул Муллагалинең генә эше булды. Мөртәт! Үзем дә гөнаһлы булдым инде. Муллагалине үлә алмый тартышып ята дигәч, намазлыкка басып, җан бирми еллар буе тилмерсен иде, дип теләдем.
-Әстәгъфирулла!
Оркыя әби кабат догасын укып куйды.
-Шул мөртәтне телеңә алып, өстеңә гөнаһ алгансың икән.
-Ярар, Ходай ярлыкар әле.
-Сәвияне әйтәм әле. Өтермәсе беткәч башка авылга кайтып аяк басмады, имә. Шул Зилинидүлдә, Мидехәт белән торып калды.
-Рәнҗеп киткән инде өтермәгә. Авылдашлары якламады бит аны. Кая яклыйсың. Кем сәвиткә каршы сүз әйтә, шуңа өтермә. Ә Муллагали чын сәвит влачы иде инде.
-Әй, ярар сана, шул имансызны искә алып телеңне былчыратма әле.
-Мидехәтне әйтәм әле. Бер дә какмады, имә, Сәвияне, бик килешеп яшәделәр. Килеп керсәк өч баласы да, оныклары да, Сәвия янына җыелганнар. Без янына килеп, өстенә иелгәч. «Апайлар!»-дип елмайды да, җан бирде. Безне көтеп җан бирә алмый яткан икән җаным.
Әбиләр күзләрен сөртеп куйдылар.
– Картлык, күзләрдән яш чыкмый.
– Чыкмый шул.
-Мидехәт Сәвияне кагып нишләсен инде. Ул беренче хатыныннан калган өч баланы, хатын- кызсыз ничек аякка бастырмак кирәк. Сәвиянең үзенең баласы булмады бит.
-Ие, өтөрмәдә бер әфисәр сүз катып караган булган икән аңа. Рәт чыкмагач, эченә тибә-тибә бик каты кыйнаган. Сәвиянең үз баласы булмавы шуннан.
-Абау, бигерәк мөртәт бәндәләр күп бу дөньяда!
-Сабирҗанны да әйтәм әле. Теге – егерме бишенче елда бөтен урам белән янып беткән идек бит. Авыл халкы ут чыгаруны Сабирҗаннан күреп, үзен утка ташламакчылар иде. Хәтерлисеңме? Әнкәй сүз әйтерлек түгел. Баланың гөнаһы юк, тимәгез дип иңрәп елый. Соңарак алты ай акылына зәгыйфлек килеп, иңсерәп йөрде бит әнкәй.
-Әйтәсе юк. Ярый тимерче Пантилей арага килеп кысылды. Үзе мари милләтеннән булса да, бу татар баласы дип кулын селтәмәде. Зур чүкечен кулына тоткан килеш сигез яшьлек Сабирҗанны аркасына яшерде.
-Абау, Пантилейның ул көнге күзләре әле дә төшемә кереп куркыта мине. Үзе күзләрен зур итеп ачкан, сул кулы белән аркасына сузылып Сабирҗанны тотып тора. Уң кулында авыр чүкеч. Ачуы ташып кемгә ябышырга белмәгән халыкка бер генә кычкырды:
-Әйдә, килегез монда, татарлар! Кем балага үрелә – ике дә уйламыйм, шуның башын шушы чүкеч белән сугып ярам, -дип, өстенә килгән халыкка кычкырды
– Килмәделәр, имә, янына.
-Әйе килмәделәр! Соңыннан утның каян чыканын белделәр бит. Әткәй герман сугышына китеп гаип булды. Шуңа атасыз, яклаучысыз калган бала өстенә ябырылды да инде авыл халкы.
-Сабирҗанның җыясы ризыгы күп икән әле, диделәр. Озак яшәр, имеш. Алай булып чыкмады шул. Герман кабат сугыш башлады. Теге янгын булган көнне куркуыннан теле тотлыга торган булып калды. Шуңа аны сугышка ыстраевой түгел, повар итеп куйганнар иде. Барыбер әҗәле үзен эзләп тапты. Кесәсенә салып куйган гранатасы шартлады дип язды комондирлары.
Инде ике әби, яшьли бакыйлыкка күчкән энеләре Сабирҗан рухына багышлап дога кылып куйдылар.
-Оркыя, бу шәһәр кешеләре бик бозыла торган халык иеме? – дип сеңлесенә эндәште әбиләрнең олысы, бераз тын утыргач. -Әнә Сабиржанның малаена кергән булдык. Зилинидүлдән Казанга килгәндә тамак кипте. Имеш туганнарга кереп чәй эчеп чыгабыз. Чыктык, чыкмый ди. «Что вам тут надо?» -дип күзен акайтып кычкырды Сәлим. Мөртәт! Туганыннарын да, телен дә белми имансыз бала.
-Әти кулы булмады аларга, әти кулы, апа. Аларны әйтәсең. Ә безнекеләр ничек. Икебезнең дә ир канатлар сугыштан әйләнеп кайтмады. Үзебез каты тормаган булсак, безнекеләр дә шул Сәлимнәр кебек, денсезләр булып үсәрләр иде.
Әбиләрнең өлкәне тирән сулап көрсенеп куйды:
-И-и-и, җаным! Кырылды да соң авыл халкы, и кырылды. Башта беренче герман сугышына китеп егетләрнең иң асыллары юкка чыкты, аннары революция дип бер-берсен кырдылар. Егерме беренче елгы ачлык, Германның икенче сугышы инде исән калган ирләрне дә алып бетерде. Ирләр сугышта, хатыннар тылда кырылды, сугыш өстенә кабат сәвит Муллагалиләр кырды халыкны. Күпме балалар төрле чирләрдән кырылды. Өммиямә өч кенә яшь иде. Авылда ирләр калмагач, каберен дә үзем казыдым, ләхетенә үз кулларым белән урнаштырдым. Ә синең Юнысыңа җиде яшь иде бит инде. Бугаз чиреннән китеп барды мәрхүм.
Бу юлы әбиләр, вакытсыз бакыйлыкка күчкән барлык авылдашлары рухына багышлап дога укып алдылар. Шул вакыт платформага якынлашып килүче электричканың тавышы ишетелде. Әбиләр урыннан кузгалып, сумкаларын иңнәренә, кулларына асканчы, килеп тә туктады. Вагонга кереп утыргач, әбиләр карашларын ян тәрәзәгә юнәлттеләр. Чынлыкта аларны тәрәзнең тышкы ягында нинди тормыш барганлыгы кызысындырмый иде. Алар башка гасыр, башка заман кешеләре. Тормышка карашлары да башкача, уй – сөрешләре дә алар белән бергә электричка вагонында утырып барган юлдашларыннан күпкә тирәнрәк. Әбиләрнең, бертуган сеңелләре Бибисәвияне җирләп, күптәннән кечерәеп калган туган авылларына кайтып барышлары иде. Алар – бакый дөньяның барлык кайгы-хәсрәтен, бәлә -казаларын үтеп бер гасыр диярлек яшәгән, миллионлаган татар әбиләренең, бары тик икесе генә. Ә һәрберсенең язмышы турында калын-калын томлы романнар язып булыр иде. Тик без – ак әбиләрнең оныклары – мәнсез булдык. Аларны ишетә белмәдек. Ишеткән кадәресен дә кая да булса теркәп куя белмәдек. Без шушы әбиләр белән бергә тарихыбызны да югалттык. Шуңа күрә бүгенге тормышыбызда милләт адым саен абынудан туктый алмый. Гафу итегез безне, әбиләр. Без сезнең мәнсез оныкларыгыз!
… Ә җиһанда бер мең дә туксанынчы ел иде инде. Озакламый СССР иле таралып, әҗәл мәльгүн кабат баш калкытасын һәм гөнаһсыз җаннар кабаттан меңәрләп кырыласын алар әле белми иделәр.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28440
Яңа комментарий өстәргә