Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Кунакчыл Түбән Кама” проекты кысаларында Ркаил Зәйдулла белән очрашу

Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә  Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Иҗат илһамлы булырга тиеш» дип исемләнгән иҗади очрашу  узды. Очрашуда Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә барды. Әңгәмә барышында аның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре Ркаил Зәйдулланың шигырьләрен укыды. Күренекле әдип үзе дә шигырьләр укыды, хәзерге чор әдәбият, яшь буынга тәрбия бирү турында үз фикерләре белән уртаклашты.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина