Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Җырмы син, заман җыры?!

Татарстан Язучылар берлеге каршында оешкан Шигърият остаханәсе (җитәкчесе Татарстанның халык язучысы Илдар Юзеев) үзенең чираттагы утырышында «Хәлең ничек, заман җыры?» дигән зур сөйләшү уздырды. Анда танылган композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, музыка белгечләре катнашты…

Әйе, әлеге сөйләшү моннан нәкъ 26 ел элек үткәрелгән иде. Ул елларда әле без берәр җыр текстында аз гына хилафлык тапсак та, дәррәү кубып аны тәнкытьләргә тотына идек. Җырның көенә бәйләнә идек. Баксаң, ул чакларда тәнкыйтьләнгән җырлар әле бер дигәннәре булган икән. Ә хәзер? Без инде бу хакта хәтта сүз алып барырга да теләмибез. Талпынып та караганыбыз юк. Димәк, бүгенге җырларның күбесе хәтта тәнкыйтькә дә лаек түгелләр. Әллә инде бүгенге эстрада ташкынына каршы тора алмаганыбызны аңлап, бу турыда сүз катырга да теләмибез. Шулай да моннан чирек гасыр элек татар җыр сәнгате хакында ниләр сөйләшкәнбез икән? Укып карыйк әле. Кызык ич…
Ким МИҢНУЛЛИН (фольклорчы, Татарстан Фәннәр Академиясенең фәнни хезмәткәре).
Яңарыш, үзгәреш еллары җыр дөньясына да җитди сораулар куйды. Безгә нинди җыр, нинди җырчылар кирәк? Татар җырының кыйбласы кайда – Көнчыгыштамы, Көнбатыштамы? Әллә, инде Казан үзе кыйбла булырга тиешме? Ә бәлки мәсьәләне артык куертырга да кирәкмидер. Без соңгы елларда җыр сәнгатенә игътибарны кимметек шикелле. Инде күптән бу хакта утырып сөйләшкәнебез дә юк. Ни генә дисәк тә, соңгы елларда җыр сәнгәтебез моңарчы булмаган активлык чор кичерә. Яшь башкаручылар калкып чыкты, күпләгән яңа әсәрләр туа… Болар исә югалып бара торган меңләгән тамашачыны татар җырына кабат тарта алды. Шыгрым тулы залларда дистәләгән конкурс-фестивальләр, концертлар узып тора. Җыр иҗат итү өлкәсендә дә хәйран калырлык үзгәрешләр күрәбез. Тукайлар заманыннан башлап 80нче еллар ахырына кадәр 70 кә якын композитор һәм көй язучының әсәрләре башкарыла иде. Бу әсәрләр төрле җыр китапларында урын алды, радио фондында саклана. Соңгы берничә ел эчендә көй иҗат итүчеләрнең дә, җырчы шагыйрьләрнең дә саны тагын 60-70 кә артты. Бу саннарны үземнең эш картотекама, нигезләнеп китерәм. Җыр дөньясындагы бу байлыкка сөенергә генә дә бит. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Белгәнебезчә, Татарстан радиосында яңа музыкаль язмалар сәнгать советы аша уза. Агымдагы елда, мәсәлән, 140 тан артык әсәр сәнгать советына тәкъдим ителде. Шуларның яртысыннан артыгы радио фондына яраксыз, дип табылды. Сәбәп нәрсәдә соң? Җырчылар бирегә концертларында чарланган иң әйбәт җырларын гына алып килергә тиешләр кебек. Ләкин икесеннән берсе барыбер дә уңышсыз дип табыла. Кабул ителгәннәренең дә барысы да ал да гөл булмый. Җыр сәнгатенең дүрт үзенчәлегенә тукталып китим әле. Беренче үзенчәлек, минемчә, җырның музыкасы, көе. Сәнгать советы әгъзалары радиога кабул ителмәгән җырларның төп кимчелеге итеп милли интонацияләрнең булмавын, яисә, аларның бик нык бозып бирелүен күрсәтәләр. Күп кенә көй авторларыбызның үз җырларына рус җырлары интонацияләрен кертүләрен, хәтта бөтен бер музыкаль фразаларны үз җырларына кушып җибәрүләренә игътибар итеп киләләр. Икенче үзенчәлек: җыр текстларының шигърилеге. Без соңгы елларда сюжет зәгыйфьлеге, ритм-рифма чатаклыклары, яисә мәгънәсезлекнең җырларда нормага әйләнеп баруын күрәбез. Менә мисал өчен күзгә ташланып киткән кайбер юлларны гына китереп үтәм: «Җилләре тамак кыра», «Шәм шикелле ун бармак», «Йөрәгемне ачтым сиңа». Болар, әлбәттә, шагыйрьләребезнең табышлары. Шулай ук кайбер популяр җырларның текстларына игътибар итик әле. Мисалга «Моңнар кайтсын авылга» җырын алыйк. Бу җырның беренче юлларын уку белән ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыга.
Авыл киче, тасмалардан
Әй, агыла ят моңнар.
Нинди тасма ул? Ярый, магнитофон тасмасы дип аңларга мөмкин әле. «Әй агыла ят моңнар»(?). Күренеп тора ят моң, безнең моң түгел. Ләкин бит агыла. Без, гадәттә, әйбәт булса гына агыла дип язабыз. Ят булгач, ул ничек агылсын, ди?
Яки «Кайтам илкәемә» дигән җырны алыйк.
Барлый ил чакрымнар белән
Үлчәп юл араларын.
Радиога кабул иткәндә дә әлеге җыр турында бик күп сүзләр булды. Кайберәүләр: «Бу бик кирәкле җыр, татар халкының язмышы турында бит», – диделәр. Ләкин сүзләренең мәгънәсен бер Ходай үзе генә аңлыйдыр. Популяр җырлардан саналган «Балан» жырында да шундый ук хәл. Монда инде Исаковский сүзләре белән әйтсәк, «Сам черт ногу сломает и ничего не разберется».
Менә тагын шундый юллар:
Йолдыз кебек кичен чыгасың да,
Таң алдыннан кереп китәсең.
Инде халык жырларында Ай, йолдызлар турында жырларыбыз бар икән, аны шундый примитив хәлдә: «Керә дә чыга…» дип кенә кулланабыз икән, белмим, белмим…
Җыр текстларының тематикасына игътибар итсәк тә, бертөрлелектән гаҗиз буласың. Монда тыңлап торсаң, җыр сәнгатебез гел пародияләрдән генә тора дип уйларга мөмкин. Гел бер үк нәрсә. Хәзер «Үпкәләмә»гә кереп киттек тә, гел үпкәлибез дә үпкәлибез. Соңгы өч-дүрт ел эчеңдә бу темага байтак җыр иҗат ителде. «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә», «Үпкәләмә, әнкәй», «Үгетләмә»… Мәхәббәт җырларында кызларыбызны бөтенләй түбәнчелеккә төшереп бетерәбез бугай инде. Миләш темасына кереп кнттек. Шуннан чыга алмый интегәбез. Гөлшат апа Зәйнашева язганча, эт миләше турында гына язасы калды.
Боларга өстәп, җырларның яшәү үзенчәлекләренә дә кагылып үтәсем килә. Хәзер көй язучыларның саны 60-70 кә җитте. Андый иҗатчылар элек тә бар иде. Ләкин алар үзләренең язган җырларын радиога алып килергә ашыкмыйлар иде. Андый җырларның бик сирәге генә халык арасында таралгач кына, яшәүгә хокук яулагач кына, радиога килеп җитә. Мин телгә алган җырларның күбесе Башкортстан ягыннан килгән җырлар. Элек ул җырларны безгә Уфа артистлары алып килә иде. Яки булмаса, районнан районга күчә-күчә таралалар иде. Ә хәзер исә андый җырлар көне-сәгате белән безнең радиога килеп җитәләр.
Җыр дөньясында тагын бер нәрсә бар әле. Игьтибар итәсезме икән, белмим. Мәсәлән, берәр районның якташлар очрашуы булдымы, көт тә тор, ул районга багышланган өч-дүрт җыр язылмыйча калмый. Икенче көнне карыйсың, иңде ул җыр газетада басылган, ә өч-дүрт көннән соң инде радио- телевидениедән яңгырый башлый. Бездә җырның яшәп китү рәвеше шулайракка әйләнде.
Инде фольклорчы буларак, минем халык җырларына да кыскача гына кагылып үтәсем килә. Шөкер, җырчыларыбыз радиога халкыбыз җырларын алып килә торалар. Әмма дә ләкин, бу очракта да халык җырларын шулкадәр бозып башкарулары таң калдыра. Бу бигрәк тә яшь җырчыларга кагыла. Әйтик, берәү радиога «Кошларга» дигән халык көен яздырган. Баксаң, аның өч куплеты да Агыйделгә багышланган. Җырда кошлар турында бер сүз булса иде.
Минем авылым буйларында
Чулпан яна яктырак.
Чулпанга йолдыз бик якын,
Син генә миннән ерак…
Бу җыр инструменталь ансамбльгә кушылып башкарыла. Ансамбльнең җитәкчесе дә, жырчы үзе дә Чулпанның йолдыз икәнлеген аңлый торгандыр. Юк ич, юк. Мәгънәсезлекнең, наданлыкның чик-чамасы юк.
Ак күлмәкләр, ак теләкләр
Туйда гомер-гомергә, –
дип җырлана бер популяр җырда. Уйлап карасак, безнең ата-бабаларыбыз ак күлмәк белән туй уздырганнармы? Кайчаннан башланган ул? Үзебезнең этнографиябезгә кагылган нәрсәләрне кайчак онытып җибәрәбез.
Тагын бер җыр:
Авылларда каз өмәсе гөрли:
Юл өстенә канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса
Кызлар каз юарга киткәннәр.
Авыл кешеләре яхшы белә: татарның гореф-гадәте буенча киләсе елда да казларыбыз уңсын дип, юл өстенә канат түгел, каурыйларны гына сибәләр. Шагыйрьләребез, нишләптер, менә шундый нәрсәләргә игътибар биреп җиткермиләр.
Җыр сәнгатендә күпләребезне борчыган тагын бер мәсьәләгә тукталып үтим. Ул – мөнәҗәтләр башкару. Соңгы елларда җырчыларыбыз мөнәҗәтләрне шактый гына көйли башладылар. Бу, әлбәттә, куанычлы күренеш. Ләкин безнең әбиләребез мөнәҗәтләрне әйтәләр, көйлиләр иде. Ә җырчыларыбыз сәхнәгә чыгып уен коралларына ук кушылып җырлый башладылар.
Гариф АХУНОВ (язучы). Мәхәббәткә генә күчтек без, егетләр. Без ил язмышын кайгыртмыйбыз, Ватан уе борчымый безне. Әлбәттә, туган ил, Болгар, Идегәй турында җырларыбыз бар анысы. Ләкин андый җырларны радиодан 3-4 айга бер тапкыр гына ишетергә туры килә. Радионың музыкаль редакциясендә эшләүчеләр радиодан тоташ үзләренең җырларын биреп бару белән мавыгалар. Сәнгать советы әгъзасы, баш мөхәррир Әхмәт Рәшитов шуңа юл куя. Гөлшат Зәйнашева җыр язудан туктады хәзер. Чөнки радиодан аның сүзләренә язылган җырларны бирмиләр. Мин көн саен һәрбер концертны да тыңлыйм. Ләкин радионың бер гаҗәеп гадәте бар. Нишләптер, алар махсус пьесалар өчен язылган җырларның нинди пьеса өчен язылганын әйтмиләр. Гафу итегез, бу татар радиосының культурасызлыгын күрсәтә. Шулай ук гел мәхәббәт турындагы җырларны гына пропагандалау да радионың абруен күтәрми. Мәхәббәт турында җырлар сорала икән, әнә Мансур Шиһаповның «Ак күлмәгем», Наил Касыймовның «Соңлама» кебек җырларын тапшырырга кирәк.
Композиторлардан мин җырларның бер тамчы сүзен дә бозмыйча, һәрбер сүздән көй тудыручы Рөстәм Яхинга таң калам. Ә башка композиторлар эшләрен җырның сүзләрен сүтеп-җыюдан башлыйлар.
Сүземне йомгаклап шуны әйтим, халыкны сай һәм тар агымнан түгел, ә тирән һәм киң агымнан алып барыйк.
Әхмәт РӘШИТОВ (шагыйрь, Татарстан радиосының әдебият-сәнгать редакциясе баш мөхәррире). Әйе, эстрадага, радио-телевидениегә сәламәт булмаган дулкын килә. Бу безнең зыялыларыбызның матди хәле белән дә, соңгы еллардагы иҗади пассивлык белән дә аңлатыла торгандыр. Беләбез, тормышның, мәхәббәтнең асылын аңлатмый торган җырлар Көнбатыш эстрадасына, Мәскәү эстрадасына бәреп керде. Эстрада киңәйде, бөтен дөньяны шлягер җырлар басып алды. Алар хәтта классик һәм халык җырлары дәрәҗәсендә торуны дәгъва итә башладылар. Радионың сәнгать советына килгән җырларны тыңлыйсың да, таң каласың: аның композиторы да, башкаручысы да үзешчән, – ә җыр текстының авторы шигърияттә моңарчы исеме бөтенләй ишетелмәгән кеше. Җыр сәнгатендә Сәйдәшевләр, Мозаффаровлар, Яхиннар традицияләрен дәвам итүчеләр сирәгәеп бара. Әле дә хәтердә, миңа Сара Садыйкова белән шактый гына җырлар язарга туры килде. Аның җыр сүзләренә никадәр таләпчән булуына мин таң кала идем. Хәтта Сибгат ага булып, Сибгат аганы да текстларын үзгәртергә мәҗбүр итә иде. Хәзер без ничектер җиңеллеккә өйрәндек. Гомер-гомергә татар халык җырларын тыңлап үскән авыл егетләре, авыл кызлары бүген әллә нинди телдә яңгыраучы музыкаларга дискотекалар үткәрәләр. Алар аның сүзләрен дә аңламыйлар, көенә дә игътибар итмиләр. Аларны бары тик дәртле ритм «кол» итә. Һәм менә шушы нәрсә безнең эстрадага да үтеп керә. Җырчының вокаль мөмкинлекләре бармы, юкмы анысы мөһим түгел. Төтен җибәрәләр дә, төрле утлар уйнатып сикерүләрен генә беләләр. Әнә шундый җырлар безнең радио-телевидениегә дә үтеп керә башлады. Андый җырларны контрольдә тотып, карап-тикшереп торып кына да булмый. Алар арттан да, алдан да үтеп керәләр. Ишекне япсаң, тәрәзәдән һөҗүм итә башлыйлар. Радио бу мәсьәләгә ничек кенә таләпчән булырга тырышса да, берничә кеше генә көчле ташкынга каршы тора алмый. Төп бәла – хәзер эстрадада контроль бетте. Эстрадада хуҗа юк. Бу – безнең уртак бәлабез.
Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА (шагыйрә, Татарстан радиосының сәнгать советы әгъзасы). Мин Гариф Ахуновның бер фикерен куәтләүдән башлыйсым килә. Әйе, җыр сәнгатебездә тематика тарайды. Кайчан тыңлама, шул ук сагыну, үпкәләмә, кайт инде, кит инде, китмә, кайтма. Безнең җырчыларыбызда милләт язмышы, тәрбия мәсьәләләре күтәрелергә тиеш. Тәрбия булмаса, ул җырлардан милләткә нинди файда? Безнең хәзер хезмәт турындагы җырларыбыз бөтенләй бетте. Без халыкны хезмәт итәргә өндәмибез. Хезмәт итмәгәч, ничек итеп халыкның тормышы яхшырсын? Төрле юллар белән акча уеннары уйнап кына тормыш бармаячак ул. Акча уеннары уйнау ул халыкны хезмәттән читләштерү дигән сүз. Ә бит заманында яхшымы-яманмы, безнең бик матур хезмәт турындагы җырларыбыз бар иде. Галимҗан Латыйповның «Кырда», Нәкый Исәнбәтнең «Уракчы кызы»н гына алыйк. Нинди көй анда, нинди сүзләр!
Икенче мәсьәлә – бүгенге сөйләшүне радиога гына кайтарып калдырмыйк әле, иптәшләр. Радиода гына түгел хикмәт. Радио ул җыр сәнгатебезне булдыра алган кадәр пропагандалый, булдыра алган кадәр начар җырларны үткәрмәскә тырыша. Мин моны сәнгать советы әгъзасы буларак әйтәм. Аннан соң, Гариф дускай, хәзер радио Гөлшат Зәйнашеваны бирми дигән сүзеңә каршы бернәрсә әйтим әле. Бу дөрес түгел. Минем җырларымны радио тапшырып тора. Тиешенчә яңгырый. Гадәттә, кайбер җырларны рәттән 4-5 ай тапшыралар да ул җыр, мескен, хәлсезләнеп, арып, тузып егыла. Халык инде ул җырдан гарык була башлый. Җырның кадерен белеп кенә яңгыратырга кирәк. Мәсәлән, минем «Керкәле таулары» дигән җырымны бер-ике ел әйләндерделер-әйләндерделәр дә, инде тамашачының гына түгел, үземнең дә колагымны авырттыра башлады. Болай итеп җырларның гомерен кыскартырга ярамый. Хәзер кайбер җыр текстларының мәгънәсезлеген ишетеп шаккатасың. Әле бүген иртән генә телевизордан әнкәйләр турында бер җыр ишеттем. Илсур Хөснетдинов сүзләре булса кирәк.
Кичер, әнкәй, кичер, ачуланма
Синең алда мин бит бурычлы.
Кире әйләнеп кайтсам яшьлегемә
Түләр идем мин ул бурычны.
Менә сиңа, мә! Әнкәйләргә бурычны түләр өчен яшьлеккә әйләнеп кайтырга кирәкмени? Без әнкәйләр алдында гомер буе бурычлы. Һәм ул бурычны мәңге дә түләп бетерә алмаячакбыз. Мәгънәсезлек дигәннән, хәзер шундый җырлар туа башлады: җыр бер фикер белән башлана, ә бөтенләй икенче фикер белән тәмамлана. Кыңгырау белән башлана, дагалар белән бетә, сөлгеләр белән башлана, билбаулар белән бетә.
Җырларның язмышы, хәле ул – бүген генә туган проблема түгел. Без элек тә бу мәсьәлә турында бик борчылып сөйли торган идек. Беркайчан да җырларыбыз әйбәт дигән чагыбыз булмады. Бу нәрсәдән шулай? Моның эчке сәбәпләренә мин әле дә булса төшенеп җитә алмыйм.
Моннан 20-30 ел элек мине мәхәббәт турында җырлар язасың дип тиргиләр иде. Бервакыт, радиога килеп кергәч, Зәйнәп апа Хәйруллина: «Тагын мәхәббәт турында җыр алып килдеңме?» – ди. Юк, мәхәббәт турында язу – гаеп түгел. Ул язылырга тиеш. Чөнки мәхәббәт ул үзе җыр. Ә җыр ул – мәхәббәт. Хикмәт – аны ничек язасың бит. «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», – дигән шагыйребез. Шулай булгач, мәхәббәт турындагы җырларны яңартырга кирәк.
Рәфкат КӘРАМИ (язучы, ТАИСнын рәисе). Минемчә, бүгенге сөйләшүгә Мәдәният министрлыгы, филармония әһелләрен дә чакырырга кирәк иде.
Авторлар¬ның хокукын яклаучы оешма – ТАИС барлыкка килгәч, без җыр авторларына акча түли башладык. Ләкин безнең методистларыбыз концертларга баралар да, кайткач, шаккатып сөйлиләр – ник бер профессионал композитор җыры җырлансын?! Хәзер без үзешчәннәрне баетып ятабыз.
Сәхнәгә кемнәр генә чыкмый бүген. Алар йә авыл хуҗалыгы, йә төзүчеләр институтын тәмамлаганнар. Музыка училищесын гына тәмамласалар да, ярар иде, ичмасам. Табын артында җырлап утырырлык та тавышлары юк бит, җәмәгать. Әле тагын җитмәсә, ике җыр язалар да, композитор һәм башкаручы булып китәләр. Илһам Шакиров үзен кайда да булса җырчы һәм композитор дип яздырганы булдымы?! Татар сәнгатенә әдәп, әхлак дигән нәрсәне аяк астына салып таптый торган яшьләр килә. Җыр сәнгатенә контроль бик кирәк. Демократия бит ул анархия дигән сүз түгел.
Фасил ӘХМӘТОВ (композитор). Ашның тәмен ашап карап кына белеп булган кебек, җыр турында да гәп сатып кына булмый. Аны дөрес аңлау өчен, үзең иҗатчы булырга кирәктер. Русның бик матур бер мәкале бар: «Все напишут, но не как мастер». Менә бу төшенчәне без соңгы елларда онытып җибәрдек. Моның сәбәпләрен барыбыз да белә. Әллә инде, иҗат иреге алдык дип, артык шашынып киттекме? Күреп торабыз, соңгы елларда сәнгать тормышыбыз күңелсез чор кичерә. Өлкән буын сәнгать әһелләребезгә хөрмәт дигән нәрсә бетте. Гөрләтеп эшләп яткан җырчыларыбызны, музыкантларыбызны типкәләп, төрле гаепләр табып, пенсиягә озатабыз. Бездә беркайчан да иҗат кешеләренә кешелекле мөнәсәбәт булмады. Бу хак. Безнең татар сәнгатендә йолдыз булып янган Азат Аббасовларыбыз, Мөнирә Булатоваларыбыз, Рәйсә Билаловаларыбыз бар. Нинди шәхесләр бит! Ә шуларның кадерен белмибез. Хәтта Илһам Шакировның да кадере бетте.
Әлбәттә, консерватория тәмамлап кына талантлы булып булмый. Мин аны аңлыйм. Ләкин ни генә булса да, җырчы үзенең репертуарына үзе җаваплы булырга тиеш. Нәрсә җырларга? Радиога нинди җыр язарга? Татар сәнгатендә калырмы ул җыр? Чөнки җырның язмышы соңгы этап булып җырчы кулында кала.
Җырның тематикасы тараю дигәннән, моннан шактый еллар элек без Рөстәм Мингалим белән «Уйныйк әле дулкыннардай» дигән җыр язган идек. Ул җыр утыз еллап җырланды. Үземнең иҗатымда иң кадерле әсәр дип саныйм мин ул җырны. Кызганыч ки, аны «кызыл җыр» дип радио бөтенләй тапшырмый башлады. Белмим, мин ул җырым белән кемгә каршы көрәшәмдер? Җырларны тематик яктан барлау һәм аны бәяләү, анысы инде музыкаль тапшырулар редакциясе эше.
Лена ШАГЫЙРЬҖАН (шагыйрә). Ни өчен соң без затлы композиторларыбызның җырларын радио-телевидениедән ишеткәч, бөтен эшебезне ташлап, әсирләнеп тыңлыйбыз һәм даңгыр-доңгыр примитив җырларны ишеткәч, «Уф, гарык булдым», – дип туктатып куябыз. Сәбәбе бик гади, чөнки Рөстәм Яхиннар, Мансур Мозаффаровлар буыны затлы, мәдәниятле зыялылар буыны. Гыйлемле һәм мәдәниятле булу – ул бит көйгә генә түгел, ә кешенең йөзенә дә, хәтта тавышынада чыга. Бер караганда, Анна Ахматова шигырьләренә җыр язмаска да мөмкин. Ләкин бит аңа аерым композиторлар язалар. Мин алай артык күп җырлар авторы түгел. Яшь композиторлар, гадәттә, миңа «Синең шигырьләреңә җырлар язып булмый», – диләр. Юк, язып була. Күрәсең, минем шигырьләремә көй язу өчен композиторның да фикер сөреше югарырак баскычта булуы кирәктер. Салават Фәтхетдинов, мәсәлән, ниндидер затлы шагыйрь эзләп йөрми. Аңа үзе белән эш йөрткән тар даирәдәге автор да бик җиткән. Аннан соң, безнең конферансьеларыбыз да тозсыз, оятсыз, цензурасыз әйберләр сөйлиләр. Чөнки алар шигъриятне җитәрлек белмиләр, әдәбият белән җитәрлек таныш түгелләр. Иң әйбәт шигыреңне үзең тәкъдим итсәң дә, алар аны укымаячаклар. Аһ, наданлык чире екты сәнгатебезне, җәмәгать, наданлык чире. Бәлки безгә радиокомитетта җырлар тексты банкы оештырыргадыр? Банкка шагыйрьләрнең иң әйбәт әсәрләрен сайлап алырга кирәк. Ә композиторлар рәхәтләнеп шунда мөрәҗәгать итсеннәр.
Миңгол ГАЛИЕВ (җырчы, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультеты укытучысы). Бер акыл иясе: «Тыңлатыгыз миңа аның җырын, мин ул халыкның нинди икәнлеген әйтәм», – дигән. Җыр сәнгате – ул халыкның йөзе.
… Мин яшь җырчы Эльвира Розалинең интервьюсын тыңлаган идем. Ул анда үзенең чит илләргә чыгуы һәм чит ил тамашачыларына татар моңын ишеттерүе турында сөйләде. Әгәр дә мин башка милләт кешесе булсам, Розалинаны тыңлаганнан соң, татар халкын бөтенләй күз алдына китерә алмас идем. Безнең дөнья халыкларына күрсәтерлек Хәйдәрләребез, Зиләләребез бар. Ә без шуларны вакытында дөньяга чыгара алмыйбыз. Яшьләр сәхнәгә килә икән, аның өчен сөенергә генә кирәк. Үстерергә кирәк яшьләрне, чыксыннар, җырласыннар. Яшьлек бит ул үзе сәнгать. Әлбәттә, шлягер җырларыбызны сүтәбез. Ләкин бит татарча бер кәлимә сүз белмәгән яшьләр шундый концертларга йөреп, күпмедер дәрәҗәдә татар теленә тартылалар, татар телен өйрәнәләр.
Мансур ШИҺАПОВ ( шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары). Җыр сәнгатебезнең шул дәрәҗәдә тау астына тәгәрәвендә, минемчә, дүрт җитди сәбәп бар. Иң элек моңа телевидение гаепле. Телевидениенең махсус музыкаль тапшырулар редакциясе булса да, ул калган бүлекләрне контрольдә тотмый. Әйтик, авыл хуҗалыгы бүлегеннән бер колхозга баралар да, председательнең өендә куналар, рәхәтләнеп сыйланалар. Председатель җыр язган була, хатыны җырлый, балалары гармунда уйный. Телевидение менә шундый тапшыруларны төшереп кайта да, икешәр сәгать буенча «әйләндерә». Аннан соң хәзер бик күп җырчылар җыр студияләре ачтылар. Аларның сәнгать җитәкчесе дә Иванов, директоры да Иванов, оркестры да Иванов – барысы да Иванов. Үзегез беләсез, мондый оешмаларны контрольдә тотып булмый. Тагын бер үпкәм бар, нишләптер, җырчы радиога язылган көнне безне – шагыйрьне, композиторны – өчебезне бергә чакырмыйсыз. Бервакыт, композитор һәм җырчы Зөфәр Хәйретдинов шалтырата. «Менә, Мансур абый, сезнең «Сагыныр өчен» дигән шигырегезгә көй язып, шуны радиога яздырып чыктым. Бишәр юллы куплетларны дүртәр юллык иттем», – ди. Соң, җәмәгать, шагыйрь үзенең фикерен сыйдыра алмаганга аны биш юллык иткән бит инде. Димәк, җырда шагыйрь фикере сакланмаган.
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ (Татарстан Язучылар берлеге рәисе). Кемне- ничектер, җыр сәнгатенең соңгы еллардагы җанлануы шәхсән мине куандыра. Аннаң соң профессионалларның һәвәскәрләр белән булышуы, һәрвакытта да булган һәм булырга да тиеш. Хәтерлим, заманында Мостафа Ногманны шагыйрь итеп танымадылар. Җыелышларда үзеннән мыскыл итеп көләләр иде. Шуңа күрә Мостафа ага җыелышларга йөрмәде. Гөлшат апа Зәйнашеваны да гомер буе такмак язасың дип тәнкыйтьләделәр. Талантлы композиторыбыз Фәтхерәхман Әхмәдиевне гомер буе үзешчән дип, дөресен әйткәндә, арабыздан вакытыннан элек китәр дәрәҗәгә җиткерделәр. Мин Язучылар берлеге партоешмасында учетта торып, бик соңарып кына Композиторлар берлегенә кабул ителгән Сара апа Садыйкованы да яхшы хәтерлим. Аны да композиторлар профессионал дип танымадылар.
Цензура, дәүләт контроле дибез. Җәмәгать, кайда яшәгәнлегебезне, кайсы чорда яшәгәнлегебезне онытмыйк. Бернинди контроль дә була алмый һәм була алачак та түгел. Бер генә контроль бар – ул зәвыкъ. Җырчыларның йөрәген әрнетеп, авыр сүз әйтмик без аларга. Җырласыннар, җыр сәнгатендә иҗади омтылыш, конкуренция бара. Канатландырырга кирәк аларны. Үссеннәр. Әгәр дә без көн саен радиодан Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировны гына җырлатып торсак, үзебезнең сәнгатебезгә шул ук сәгатьтә балта чабачакбыз.
Бүгенге сөйләшү монда гына калмасын иде. Әйдәгез, Мәдәният министрлыгы, Композиторлар берлеге белән бергә җыр сәнгатебезгә багышланган зур пленум уздырыйк. Бу мәсьәләне дәүләт күләмендә хәл итәргә вакыт җиткәндер.
Сөйләшүне Рәмис АЙМӘТ язып алды.
«Шәһри Казан», 12 ноябрь, 1994 ел.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева