Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә…”

25 август көнне 12:00 сәгатьтә Казанның 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларын искә алу мәрасиме була.

Әлеге чарада «Калеб» яңа буын җыены «Муса. Моабит» җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан өзекләр тәкъдим итәчәк.

Быел каһарман шагыйрьнең тууына 115 ел. Мәрасимдә традицион рәвештә Республика җитәкчеләре һәм мәртәбәле кунаклар, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы лауреатлары, Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгышы көтелә.

Программа:

Мәрасимдә Муса Җәлил сүзләренә композитор, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән яңа җырлар яңгыраячак. Аларны Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Илгиз Мөхетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина башкара.

Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле артисты Сәидә Миңнебаева һәм Г. Кариев театры артисты Альбина Ногманова башкаруында пластик композиция, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрьләрдән Зиннур Мансуров, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова чыгыш ясаячак.

Искә алу мәрасиме Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә чәчәкләр салу белән тәмамлана. Искә алу чарасын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Айсылу Мөсәлләмова белән Артём Пискунов алып барачак.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева