Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар, шагыйрьләр, драматурглар игътибарына!

2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Язучылар берлеге Татнетны үстерү фонды белән берлектә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә (Казан шәһәре, Мәскәү
урамы, 3) “#әдәбимарафон” һәм “Белем җәүһәрләре” дөньякүләм бәйгеләренең финалистларын бүләкләү тантанасын үткәрә.Чакырылган финалистлар – 1060 кеше – сез язган китаплар/әсәрләрне укучылар! Алар арасында мәктәп укучылары да (~300 катнашучы), апа-абыйлар да, әби-бабайлар да бар! 20 ноябрь көнне сезнең барыгызны да үзегезнең укучыларыгыз белән бергә булырга, аларга автографлар өләшергә, алар белән бергә күп санлы фотоларга төшәргә чакырабыз! Тантанада барлык мөмкин булган сәламәтлек саклау чаралары күреләчәк. Татар әдәби әсәрләрен укучыларны, интернет челтәрендә татар телен үстерүчеләрне тәбрикләргә бу көнне шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары,
министрлар, танылган татар шәхесләре һәм матбугат вәкилләре чакырулы.
Пирамида ишекләре 20 ноябрь көнне 10:00 сәг. ачыла. Тантана 11:00 сәг. башлана.
Көтеп калабыз!
Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе: https://vk.com/adabimarathon
Әдәби марафон финалистлары исемлеге: http://tat-i.net/tt/finalistlar2020
Ихтирам белән,
башкаручы директор Гатауллин Р.М


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр