Казан шәһәренең Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче санлы гимназиясендә “Мәгърифәт йолдызлыгы” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Биредә Казан шәһәреннән, Татарстан Республикасы районнарының мәктәп-гимназияләреннән сәләтле укучылар һәм укытучылар докладлар белән катнашты. Пленар утырышта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың котлауларын һәм сәламнәрен идарә әгъзасы Рәҗәп Бәдретдин тапшырды.
Биредә 11 секциядә һәм 2 түгәрәк өстәлдә 130 га якын укучы һәм укытучы чыгыш ясады. Ә чит төбәкләрдән 12 дән артык илдән интернет элемтәсе аша аралашу булды. Төрле уку йортлары галимнәре, аспирантлары татар дөньясына кагылышлы, бүген бик әһәмиятле булган чыгышлар ясады. Әлеге мәртәбәле чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, галимнәре Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ, Рәҗәп БӘДРЕТДИН һәм шагыйрь, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Рифат СӘЛӘХ укучыларның һәм укытучыларның эшчәнлеген бәяләүдә, секция җитәкчеләре буларак катнаштылар һәм үз фикерләрен белдерделәр. Һәм алар, ахырдан йомгаклап, татар язучысының тормыштагы һәм яшәештәге роле, китаплары һәм укучылары, матур әдәбияның урыны һәм укучыга тәэсире, Туган телебезнең кадере, мәктәпләр белән иҗатташлык хакында да сөйләделәр. Бу ике як өчен дә бик кирәкле һәм әһәмиятле чара булды. Мондый конференцияләрдә язучыларның катнашуы, аларның төпле чыгышлары, Берлек белән Мәгарифнең тыгыз хезмәттәшлектә корылуында, уртак эшендә алда тагын да ныгыр, тирәнәер дип өметләнәбез.
Яңа комментарий өстәргә