XXIV «Иделем акчарлагы» яшь язучыларның иҗади мәктәбе бәйгене оештыручыларның берсе — Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә башланып китте.
Жюри тарафыннан әсәрләре яхшы дип бәяләнгән яшь каләмчеләр өч көн дәвамында яңа белемнәр туплаячак, үзләре кебек иҗатка гашыйк яшьләр белән танышачак, олпат язучыларыбызның киңәшләрен ишетәчәк.
• Илсөяр Вазыйх кызы Иксанова – шагыйрә, журналист, С. Сөләйманова, Һ. Такташ премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, озак еллар дәвамында «Иделем акчарлагы» бәйгесендә жюри әгъзасы тарихи бина булган Язучылар берлеге буенча экскурсия үткәрде, аның эшчәнлеге белән таныштырды.
• Газинур Васикъ улы Моратов — шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, күп еллар «Иделем акчарлагы»ның жюри әгъзасы яшь иҗатчыларга хәер-фатихасын бирде, әлеге бәйгенең үзе өчен кадерле, якын булуын ассызыклады.
• Дания Фатыйх кызы Заһидуллина – филолог, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы, мөхбир әгъзасы), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе татар әдәбиятның барлыкка килүен, үсешен, аның асылы хакында бәян итте.
Яңа комментарий өстәргә