Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлеге остаханәләре Тукай премиясенә кандидатларны барлады

Татарстан Язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләре утырышы Тукай премиясенә кандидатларны күрсәтте. Тәкъдим ителгән 7 кандидатура Берлекнең идарә утырышында каралачак.

Берлекнең поэзия остаханәсе җитәкчесе Газинур Морат күренекле шагыйрь Рәниф Шәрипов кандидатурасын тәкъдим итте һәм бу тәкъдим бертавыштан хупланды.

Проза, драматургия һәм балалар әдәбияты остаханәләреннән язучы Марат Әмирханов, Рәфкать Кәрами, Рәдиф Сәгъди, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан һәм Алмаз Хәмзин кандидатуралары тәкъдим ителде. Барысы да күпчелек тавыш белән хупланды.Тәкъдим ителгән һәр язучы турында уңай фикерләр әйтелде.

Идарә карамагына шулай ук Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчесе һәм Чаллы бүлекчәсе тәкъдимнәре дә керәчәк.

https://tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева