Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлеге идарәсе яңартылган Устав проектындагы бер үзгәрешкә каршы чыкты

Татарстан Язучылар берлегенең яңартылган уставына ике үзгәреш, өч өстәмә кертергә тәкъдим ителгән. Үзгәрешләрнең берсен идарә кабул итмәде.

Бүген Язучылар берлегендә идарә утырышы узды. Көн тәртибенә кертелгән биш пунктның берсе – яңартылган Устав проектын тикшерү иде.

«Туксанынчы елларда кабул ителгән Уставка нибары ике үзгәреш һәм өч өстәмә кертелә. Бүгенге заман таләпләреннән чыгып Устав камилләште. Яңартылган Устав нигезендә Язучылар берлегенә үз эшчәнлеген киң колач белән алып барырга бөтен мөмкинлекләр тудырылган», – диде халык язучысы Зиннур Мансуров идарә әгъзаларын проект белән таныштырып.

«Устав ул безнең эчке документ. Аның буенча фикер алышуларны күргәч татар дөньясында Язучылар берлеге уставыннан да зуррак проблема юк икән дип уйлап куясың. Хәзерге заман сүзе белән әйтсәң ул буш сүзләр фейкка корылган иде», – дип бу теманы матбугатка чыгарган каләмдәшләрен тәнкыйтьләде язучы.

Зиннур Мансуров ике матдә буенча бәхәс кузгалуын әйтте. Берсе – взнос мәсьәләсе, икенчесе – әгъзаны Берлектән чыгару. Ләкин болар Уставта электән үк булган. «Елга 1 мең сум зур акча түгел – без шуны зур проблемага әйләндерәбез. Каләм әһеле Берлеккә гариза язып керә ала, чыгып та китә ала», – диде ул.

Идарә әгъзалары рәисне һәм идарәне сайлау темасы буенча актив фикер алышты. Проекттагы «Идарә рәисе Идарә әгъзалары тарафыннан яшерен тавыш белән сайлап куела» дигән пункт кабул ителмәде.

Яңартылган устав каралачак съездның кайчан булачагы әлегә билгеле түгел.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yazucylar-berlege-idarase-yanartylgan-ustav-proektyndagy-ber-uzgareska-karsy-cykty-5853031


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр