Татарстан Республикасы Язучылар берлеге «Әдәби галәм» лекцияләр циклын башлап җибәрә. Әдәбият, театр, кино, музыка һәм фольклор арасындагы бәйләнешләр, аларны берләштергән мирас — лекцияләрнең төп темалары. Беренче очрашуда без татар опералары турында сөйләшербез.
⭐ Кайчан: 28 май | 18:30
⭐ Кайда: ТР Язучылар берлеге, Мөштәри ур., 14
⭐ Кем: Айдар Әхмәдиев, драматург, «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы
Язучылар Фатих Әмирхан һәм Мәҗит Гафуриның беренче татар опералары авторлары белән ничек бәйле? Әлеге әсәрләр идеясы, либреттолары нинди шартларда туды? Тамашачылар аларны ничек кабул итте? Бу сорауларга җавапларны бергә табарбыз.
Яңа комментарий өстәргә