Мөслимдә яшәп иҗат итүче күренекле язучы, шушы көннәрдә 84 яшен тутырган Фоат ага Садриев җирле «Җәмигъ» мәчетендәге «Вакыт комы» дип исемләнгән Мәгърифәт үзәге музеена язу машинкасы тапшырды.
Татарча хәрефләре булган әлеге экслюзив җиһазны Фоат Садриев прозаик һәм драмаург Аяз Гыйләҗевтан 80нче елларда сатып ала. Кайбер хәрефләре төшкән булу сәбәпле, Фоат ага Мәскәүгә укырга баргач, аны төзәттереп алып кайта һәм машинка язучыга озак еллар тугры хезмәт күрсәтә. Өч романнан торган «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе да шунда басылган. Моннан тыш күп кенә повестьләр, хикәяләр дә аның ярдәме белән дөнья күрә.
Өстәп шунысын дә әйтик, Мөслимнең «Җәмигъ» мәчетендәге «Вакыт комы» Мәгърифәт үзәге музее ачылуда узган ялларда Казаннан килгән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Яңа комментарий өстәргә