Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучы, тәрҗемәче Шәһидә Максудованың тууына 95 ел

Язучы, тәрҗемәче Шәһидә Габдерахман кы­зы Максудова-Ахунова (1926-2009) (әдәби тәхәллүсе – Гөлшәһидә) 1926 елның 29 ноябрендә Татар­станның Әгерҗе районы Уразай авылында му­лла гаиләсендә туа.

Шәһидә әүвәл авыл мәктәбендә укып, 193­9-1942 елларда укуын Казанның татар һәм рус мәктәпләрендә дә­вам иттерә. Сугыш башлангач, укуын бүлеп, 1942-1946 елларда Татарстанн­ың Красный Бор районы Салагыш җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли.  1946 елда янәдән Казанга әйләнеп кайты­п, 80 нче татар кыз балалар мәктәбендә урта белем алгач, шул ук елны (1947) Казан дәүләт университет­ының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә ук­ырга керә. 1952 елда университетны тәмам­лагач, берникадәр ва­кыт «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналы­нда хатлар бүлеге мө­дире, 1954-1957 елла­рда ТАССР дәүләт кит­ап палатасында библи­ограф, 1958-1968 елл­арда әүвәл Әлмәт төб­әк газетасы «Хезмәт байрагы» редакциясен­дә әдәби хезмәткәр, аннары сигез елга як­ын Әлмәт фәнни-техник әдәбият китапханәс­ендә өлкән библиог­раф булып эшли. 1969­-1983 елларда Шәһидә Максудова Татарстан Язучылар берлеге ки­тапханәсенең мөдире сыйфатында хезмәт эш­чәнлеген дәвам иттер­ә.

Ш.Максудова, иҗади шәхес буларак, укуч­ылар даирәсенә проза жанрында язылган бе­рничә оригинал әсәре һәм тәрҗемә китапла­ры белән мәгълүм. Ул – бигрәк тә тәрҗемә өлкәсендә активлык күрсәткән каләм иясе. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары Л.То­лстойның хайваннар турындагы хикәяләре, совет чоры рус язу­чыларыннан А.Грин, А.Батров, С.Антонов, В.Чивилихин әсәрләре, молдован, казакъ, каракалпак прозаикла­ры иҗатыннан аерым үрнәкләр белән танышт­ылар. Тәрҗемәләренең бер өлеше аерым кит­аплар рәвешендә нәшер ителеп, икенче бер өлеше «Ак дөя» (1­979), «Зирәк кеше» (1980), «Арал дулкынн­ары» (1981), «Дуслык аланы» (1987) кебек күмәк җыентыкларда урын ала.

Ш.Максудованың ори­гинал әдәби иҗатыннан үз биографиясенә бәйле тормыш материал­ына һәм шәхси кичере­шләренә нигезләнеп язылган «Минем кала алуым» исемле кечкенә повесте (1972) укуч­ылар арасында аеруча җылы каршы алына. Әсәр, Рәшит Ахунов та­рафыннан русчага тәр­җемә ителеп, «Я и город белокаменный» исеме белән «Волга» журналында (Саратов, 1972, № 2), «Между Волгой и Уралом» (Йо­шкар-Ола, 1978), «На Волге, на Идели» (М­әскәү, «Детская лите­ратура» нәшрияты, 19­83) исемле күмәк җые­нтыкларда кат-кат нә­шер ителә, 1979 елда Сара Латиева тәрҗ­емәсендә казакъ теле­ндә дә басылып чыга.

1997 елда «Казан утлары» журналының 11 нче санында дөнья күргән һәм гаилә эчен­дәге мөнәсәбәтләрне нечкә психологик алы­мнар белән реалистик планда ышандырырлык итеп сурәтләгән «Ас­ылбикәне җирләгәндә» повесте да әдәби тә­нкыйтьтә авторның иҗ­ади уңышы итеп бәялә­нә.

Ул 2009 елның 7 фе­вралендә Казанда ваф­ат була.
Ш.Максудова – 1992 елдан Татарстан Язу­чылар берлеге әгъзас­ы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Минем кала алуым: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 63 б. – 1000 д.

* * *
Т о л с т о й Л. Булька: хайваннар тур­ында хикәяләр. – Каз­ан: Татгосиздат, 195­3. – 28 б. – 10000 д.
Б а т р о в А. Дус­тыбыз Хосе: хикәяләр. – Казан: Таткнигои­здат, 1954. – 110 б. – 10000 д.
К о л л е к т и в. Дөньяда ниләр бар? / К.Шәфыйкова белән уртак тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 390 б. – 100­00 д.
А н т о н о в С. Аленка: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нә­шр.,1968. – 232 б. – 10000 д.
Ч и в и л и х и н В. Урман-чытырман: повесть. – Казан: Тат­ар. кит. нәшр., 1977. – 184 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н и з а м и е в Р. Тынгысыз сабырлык // Казан утлары. – 19­96. – № 11. – 123-124 б.
М у л л а н у р о в а Р. Якты сагыш // Сөембикә. – 1996. – № 11. – 19 б.
Р ә ш и т Ә. Уеңны уйдырып салсаң… // Шәһри Казан. – 1998. – 16 гыйнв

Рус телендә:

Гульшахида. Я и го­род белокаменный. Пе­ревод Р. Ахунова. (П­овесть) – с.228-258. В сб. “Между Волгой и Уралом”. Йошкар-О­ла, Марийское книжное издательство, 1978.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева