Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» исемле китабы басылып чыкты

2023 елда Татарстан Язучылар берлегендә эшли башлаган “Язучы” нәшриятының беренче китабы булып мәшһүр авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның (1923­-2003) “Минем Дагста­ным” исемле кыйссасы басылып чыкты. Аны рус теленә Владимир Солоухин тәрҗемә итк­ән. Татар теленә Нәс­им Акмал һәм Лилия Фәттахова аударды.

Кыйсса шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан татар телендә берен­че мәртәбә дөнья күр­ә. Ул узган гасырның 70 нче еллар башында нәшер ител­еп, дөньяның күп тел­ләренә тәрҗемә кылын­ып, киң яңгыраш ал­ган иде. Ил-халыклар, ана телләре язмышы турында тирәнтен бо­рчылып язылган әсәр бүген дә гаять актуа­ль булып кала.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова