Озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле язучы, галим Фарсель Зыятдинов вафат булды. Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Мәрхүм белән бәхилләшү мәрасиме иртәгә – 17 август көнне Казанның “Мәрҗани” мәчете янында сәгать 10.00 дә башлана (Каюм Насыйри урамы, 17).
Фарсель Зыятдинов Биектау зиратына җирләнәчәк.
Яңа комментарий өстәргә