Каләмдәшәбез Вәрис Гали (Минневәрис Харис улы Мингалиев) Мамадыш районыннан юлга чыккан гуманитар конвой белән Луганск һәм Донецк Республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә булып кайтты.
Алгы сызыкка барып кайту теләге анда моннан ике ел элек уянган булган. Лаеклы ялга чыккач та ул, махсус хәрби операция зонасына бару уеннан кире кайтмый. Агымдагы елның май аеннан моңа ныклап әзерләнә башлый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле гуманитар ярдәмне Мамадыштан Донбасска алып баруны үз өстенә алган Фәнил Гыйззәтуллин да аның ниятенә каршы килми.
–Шыплап гуманитар ярдәм белән тутырылган дүрт машина һәм бер прицеп белән юлга кузгалдык. Шоферлар, озата баручылар, барысы, сигез кеше идек. Луганск, Донецк Халык Республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең, Кырымның өч дистәгә якын урынында булдык, алгы сызыктан ялга чыгарылган райондашларыбыз, офицер якташларыбыз, Татарстан егетләре белән очраштык, аларга алып килгән ярдәмнәрне тапшырдык, хәлләрен белештек. Сугышчылар алгы сызыктан аз гына ерактарак ял итәләр иде. Шуңа күрә көчле шартлаулар тавышын еш ишетергә туры килде. Якындарак кына безнең “Град”лар да залп бирде. Безнең яктан вертолетлар, самолетлар хәрби задание үтәргә дошман ягына очып үткәләделәр. Юлда хәрби машиналар, БТРлар, танклар күп очрады. Шунысына игътибар иттем, сугышчылар үзләрен чын каһарманнарча тоталар, алларында нинди бурыч торганын аңлыйлар. Мин аларга сокланып кайттым. Үзебездә дә бер нинди курку хисе булмады. Йөкләре бушагач, ике машинабыз алданрак кайтып киттеләр. Без, Фәнил Гыйззәтуллин, Раил Зиннәтуллин, Илнур Фәләхетдинов, Дамир Саттаров, ахырга кадәр бергә йөреп бетердек. Фәнил Гыйззәтуллин юл уңаенда Ростов шәһәреннән яу кырында башын салган якташыбыз, Дүсмәт егете Олег Степановның җәсәден алып кайтты, – дип сөйләде каләмдәшебез.
Яңа комментарий өстәргә