Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яшел Үзәннең “Васильево” шифаханәсендә шагыйрә Галия Гайнетдинованың иҗат кичәсе үтте

23 нче августта “Васильево” шифаханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты, 8 китап авторы Галия Гайнетдинованың иҗат кичәсе үтте. Кичәдә Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай премиясе лауреаты, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Сания Әхмәтҗанова һәм шигърияткә, сәнгатькә битараф булмаган, китап укырга яраткан тамашачы килгән иде. Шагыйрә үзенең төрле темага язылган шигырьләрен укыды. Тәлгат Галиуллин кичә ахырында Галия Гайнетдинова иҗатына карата матур фикерләрен белдерде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр