Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Яшәүнең үзеннән көч алдым»

Балтач Үзәк китапханәсендә берсеннән-берсе матур чаралар, танылган шәхесләр, күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар әледән әле узып тора. 26 февраль көнне  шундый кичәләрнең берсе  шагыйрә Шәмсия Җиһангирова катнашында узды.  «Яшәүнең үзеннән көч алдым» дип аталган чарада районыбызның китап сөючеләре, авыл китапханәчеләре, Балтач җирлегендә яшәп иҗат итүчеләр, җитәкчеләр катнашты.  Мәдәният бүлеге җитәкчесе Петров Ильназ Ильич Шәмсия ханымның иҗатына соклануын, тирән хөрмәтен  белдерде. «Без һәрвакыт Сезне үзебезнең кунакчыл Балтач җирлегендә күрерүебезгә шатбыз, киләчәктә дә матур очрашуларда күрешергә насыйп булсын», – диде ул үз чыгышында.

Әлеге чара Шәмсия Гатуф  кызының иҗатына багышланып, әңгәмә рәвешендә үтте. Шәмсия ханым үзенең шигырьләрен укыды, җырларын башкарды.  Авторның иҗатына һәм тормышына кагылышлы сорауларга җавап алу тамаша залын тутырып очрашуга килгән райондашларның күңеленә бик хуш килде. Шәмсия ханымның үзенчәлекле фикер сөреше, үз фикерен халыкка җиткерә белүе, үҗәт, тәвәккәл булуы, барлык сорауларга да тулы, эчкерсез җавап бирүе һәркемдә соклану хисен тудырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар