Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге лицеенда әдәби дәрес үтте

Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында, “Җомга кунагы” кичәсе кысаларында Татарстан Язучылар берлеге урынбасары – Яр Чаллы язучылар бүлеге җиәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин укучыларга әдәби дәресләр үткәрде.

Укучылар белән язучы кем ул һәм ниләр яза дигән сорауга җаваплар эзләп, тактага биремнәр язып, аларга укучылардан җаваплар алып һәм күпкырлы сорауларга җавап бирде, шигырьләрен сөйләде, лицей укучылары да язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Укучы Шәйдуллин Кәрим белән бергә бик матур итеп, баянда да уйнап күрсәтте.

Балаларга осталык дәресе буларак ел дәвамында уздырылып баручы әдәби дәресләр, аларны язучылар иҗаты белән таныштырып кына калмый, шигырь һәм хикәя язу алымнарын да аңлата, балаларны киләчәктә иҗатка илһамландырып, туган телне, татар әдәбиятын тирәнрәк өйрәнү дәресе дә булып тора.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов
Фев
10
Вт
Солтан Шәмси