Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Ихлас” нәшриятында Ринат Нуруллиның “Курайлар дөньясында” исемле китабы нәшер ителде.

Әлеге китапта күренекле замандашыбыз – курайлар ясау остасы Рафаэль Гайзетдиновның курайлар дөньясына илткән хикмәтле дә, гыйбрәтле дә язмышы ачыла. Бер уңайдан, бу басмада курайларның татар мохитендә биләп торган урыны күрсәтелә, тынлы музыкаль халык уен коралларын ясау технологияләре һәм аларда уйнарга өйрәнү методикасы да бирелә. Китап татар тарихы, мәдәнияты һәм сәнгате белән ихластан кызыксынучы киң катлам укучылар өчен кызыклы булыр дип көтелә.

Библиография:

Нуруллин Р.Г. Курайлар дөньясында. – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2019. – 120 б. – 1000 д. – ISBN 978-5-907039-05-6.

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева