Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Илдус Диндаровның “Ак төннәрнең кара көннәре” дип аталган яңа китабы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Илдус Диндаровның “Ак төннәрнең кара көннәре” дип аталган яңа китабы дөнья күрде.

Бу повесть 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) тарафыннан үткәрелгән әдәби конкурсның “Үсмерләр өчен повесть” номинациясендә 3 нче урынны алды.

Әсәр 1940 нчы елны хөкүмәт карары нигезендә Карелия җирләренә күчеп утырган якташларыбызның фидакарь хезмәт белән бөтенләй чит җирдә җитешле мул тормыш төзүгә ирешүен, үкенечкә, аларның1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында аянычлы хәлләргә дучар булуын сурәтли. Дошман блокадасына эләккән Ленинградның ак төннәрдәге дәһшәтле фаҗигасен дә, совет халкының, олысы-кечесенең тиңдәшсез батырлыгын да, гаять авыр сынауларда сынмас-сыгылмас ихтыяр көчен дә чагылдыра ул.


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров