Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Самара өлкәсе Кошки районы Иске Фейзуллово (Иске Җүрәй) авылы турында китап басылды

Самара шәһәрендә җурналист, төбәкче Фәрид Ширияздановның рус hәм татар телләредә язылган “Подвиг- длинною в жизнь. Село Старое Фейзуллово. Время, события, люди” исемле яңа китабы басылып чыкты.

Китап танылган шагыйрь һәм рәссам Гакил Сагиров яшәгән һәм иҗат иткән Иске Фәйзулла авылы тарихы һәм кешеләре турында язылган. Ул фаҗигалы язмышны җиңеп, тиңдәшсез тормыш батырлыгы күрсәткән якташыбызның тууына 85 ел тулуга багышланган. Бу китап Татарстаннан читтә төпләнгән татар авыллары тарихын, анда яшәгән халыкның гореф – гадәтләрен, телен саклау максаты куеп эшләнгән. Ул илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр турындагы һәм үткәндәге башка якты истәлекләрне хәтердә яңартып, аларны киләчәк буыннарга да җиткерү өчен дә кыйммәтле язма чыганак булачак.

Монда узгандагы хәлләрне белеп, бүгенге белән чагыштыру һәм киләчәк турында дөрес фикер йөртү өчен дә тулы мөмкинлекләр бар. Андагы хәбәрләр архив материалларына, олы буын кешеләрнең истәлекләренә һәм элгәредән сакланган язмаларга нигезләп тупланган..


Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова