Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» романы басылып чыкты

Татарстан китап нәшриятында язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» романы басылып чыкты.

Үзбәк хан – XIV гасырда Алтын Урда дәүләте белән утыз ел чамасы идарә итеп, аны дөньяның иң алдынгы мәмләкәтләре югарылыгына күтәргән хаким. Әмма кодрәтле хөкемдарның язмышы тоташ каршылыклардан гына тора түгелме? Үз илендә исламны рәсми дин буларак игълан итеп тә, бертуган сеңлесен икенче дин кешесенә кияүгә бирә һәм чукынырга мәҗбүр итә; дәүләтен ныгытса да, яулап алган биләмәләрендә баскаклыкны бетерә; тәхет тирәсендәге кан коюларны туктату ниятендә кардәшләренең башына җитә… Рәхимсезлеге, шул ук вакытта намуслы, җаваплы, мәхәббәттә тугры булуы белән дә Үзбәк хан шул чор елъязмаларына кереп кала.

Әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә 2 нче урынны алды.


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров