Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхимә Арсланованың «Кунак кызы» исемле китабы чыкты

Татарстан китап нәшриятында  Рәхимә Арсланованың “ Кунак кызы” исемле китабы чыкты. Китапта Р. Арсланованың  балалар өчен язылган  шигырьләре, әкиятләре  урын алган.  Автор балалар күңелен аңлап, нечкә тоемлап  кызыклы шигырьләр яза, гүя үзенең дә тылсымлы таягы бар. Югыйсә, Кыш бабайның нигә чирләвеннән дә, укучыларның дәфтәреңдәге хәлләрдән дә хәбәрдар булмас иде.Ул сүзләрнең канатын да күрә, тәмен дә тоя белә кебек. Ул аны үзе генә  белеп  калмый, шигырь юлларына салып, аларны бар дөньяга тарата. Шулай итеп, нәни балаларга игелекле, тырыш, ярдәмчел, бер сүз белән әйткәндә, чын Кеше булып үсәргә ярдәм итә.

Рәхимә Арсланованың шигырьләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, башлангыч сыйныф укучыларына гына түгел, ә әти-әниләрнең, мөгаллимнәрнең күңеленә дә хуш килер.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева