Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәүзия Бәйрәмованың яңа китабы чыкты

Казанның «Аяз» нәшриятында Фәүзия Бәйрәмованың “Милләт язмышы” дип аталган китабы басылып чыкты. Бу хакта язучы үзенең Фейсбук социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр итә.

Язучының яңа китабына соңгы елларда язылган кайбер сәяси һәм фәнни публицистик мәкаләләре, китап күзәтү-рецензияләр, мөрәҗәгатьләр һәм хатлар, сәяхәтнамәләр һәм милләт эшләре буенча хисаплары, корылтай һәм форумнарда ясаган чыгышлары тупланган. Бу язмаларның географиясе дә бик киң – Идел-Уралда һәм Себердә яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм үткән тарихы да, гомуммилләт проблемалары да анда чагылыш тапкан.
Фәүзия ханым Бәйрәмованың 70 еллык гомеренә иҗади хисап булып та торачак 50нче (!) китабында һәркем үзенә кирәкне табар, бай тарихи мәгълүмат алыр.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина