Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Якут телендә «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе» басылып чыккан

Якутиядә «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе» басылып чыкты.

«Биредә без гадәткә керткәнчә, исән язучылар антологиясе», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән әсәрләр арасыннан Якутия укучысы өчен кызыклы булганнары сайлап алынган.

Китапка Газинур Морат, Рафис Корбан, Рүзәл Мөхәммәтшин, Эльмира Шәрифуллина, Илсөяр Иксанова һәм башкаларның – барысы 22 профессиональ һәм һәвәскәр шагыйрьнең шигыре кергән.

Шулай ук, 13 язучының проза әсәре урын алган. Болар арасында Рабит Батулла, Камил Кәримов, Ркаил Зәйдулла, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәзифә Кәримова, Рөстәм Галиуллин һәм башкаларның хикәяләре бар.

Антологиянең сүз башын Ркаил Зәйдулла язган.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
24
Сб
Нияз Әхмәрев
Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов