Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Танылган шагыйрә Людмила Аланлы белән туры эфир

Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, “Якташлар туры эфирда” циклы кысаларында, танылган шәхесләр белән туры эфирлар үткәрү матур традициягә әйләнде. 2021 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары шагыйрь, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакова, Миңзифа Әхмәтшина һәм башка каләм ияләре белән туры эфирда очрашулар узды. Мондый онлайн-очрашулар укучыларның күзаллавын киңәйтә, милли үзаңны арттыруга уңай йогынты ясый.

Иҗади очрашуларның дәвамы рәвешендә, 18 ноябрьдә китапханәнең инстаграм челтәрендә Лениногорск районының Федотовка авылында туып үскән танылган шагыйрә, композитор, музыкант, җырчы, Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хәзерге вакытта Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә яшәп иҗат итүче Людмила Аланлы белән туры эфир үткәрелде.

Людмила Аланлы – туган ягыбызның горурлыгы, искиткеч талант иясе. Ул Лирик шагыйрә. Үзе дә җыр һәм музыка текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Аның җырларында керәшеннәрнең борынгы гореф-гадәтләре чагыла. Бу җырларны танылган җырчылар зур сәхнәләрдән башкара. Алар арасында Салават Миннеханов, Гүзәлем, Эльмира Сөләйманова, Алсу Абелханова, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар бар.

Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды. Автор шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Туры эфирдан караучы әдәбият сөючеләргә туган телне яратырга, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген асызыклап үтте.

Онытылмас, җылы очрашу өчен Людмила Аланлыга барлык китапханә хезмәткәрләре, якташлары, төбәктәшләре, киң кырлы иҗатын яратучылар исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, яңа иҗат үрләре теләп калабыз!

Ләйсән Шәмсуарова
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең
милли әдәбият бүлеге мөдире


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева