Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның 140 еллык юбилей бәйрәме

25 апрельдә Яңа Кырлайда юбилей уңаеннан бәйрәм чаралары, шигырь бәйрәме үткәрелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, интеллигенция вәкилләре белән очрашып сөйләште.

Ныклап төзекләндерелгән музейны, паркны, Мәдәният йортын карады.

Мәдәният йортында шигырь бәйрәме булды. Анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәбрикләде.

Республиканың танылган язучылары, шагыйрьләре шигырьләр укыдылар, тәкъдимнәрен әйттеләр. Район һәвәскәрләре җырлар, биюләр бүләк иттеләр.

Бәйрәм Тукайның үлемсез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kyrlaida-bairam

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
11
Пн
Айрат Шәйхетдинов
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров