Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

XXI «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе

Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

Чараның төп максаты: талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этаптан тора:
1 этап – әдәби әсәрләрне кабул итү
2 этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.
3 этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру.

Бәйгедә катнашучыларның эшләренә мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Жюри бәяләренә нигезләнеп, 3 нче этапка катнашучылар чакырылачак. Алар өчен жюри белән мастер-класслар, язучылар, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә алдагы елларда Гран-при алган яшьләр, татар телендә чыгучы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырылачак. Әлеге турда катнашкан егетләр-кызларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыгып килүче җыентыкка керәчәк.

Катнашучыларның яше 14тән алып 35кә кадәр. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– поэзия;
– проза;
– драматургия;
– балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш.

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2021 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм