Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ульяновск шәһәрендә “Тукай белән яз килә” исемле әдәби кичә узды

Ульяновск шәһәренең “Бердәмлек” милли китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көнен каршылап, әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Чарага Казаннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәт һәм яшь шагыйрь, Төркиянең Намык Кемаль исемендәге әдәби премиясе лауреаты Рифат Сәлах та чакырылган иде.

Китапханәнең уку залы шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм әдәбият сөючеләр белән шыгрым тулы иде. Кунакларны Ульяновск өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде һәм ул аларга җирле шагыйрьләр Җәмилә Мифтахова белән Гакыйль Сәгыйровның Ульяновскида басылган китапларын бүләк итте. Рәмис Аймәт белән Рифат Сәлах Г.Тукайга, туган телебезгә багышланган шигырьләрен укыдылар, тамашачыларның сорауларына җаваплар бирделәр, бөек шагыйребезнең иҗаты һәм шәхесе хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Авторларның әсәрләрен шулай ук мөгаллимәләр Әлфия Абутдинова һәм Ләйсән Гыйниятуллина да укыды. Ульяновск өлкәсе татар язучылар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Шәфикъ Иматдинов, Алсу Альмәтова җитәкчелегендәге “Урама” фольклор ансамбле, Айгөл Незеева һәм Данис Гурманов чыгышлары да берәүне дә битараф калдырмады.

Сүз дә юк, соңгы елларда милли китапханә күзгә күренеп үзгәргән. Чараны оештыручы Гөлфия Сәмигуллина сүзләренә караганда, китапханә Грант откан һәм шул акчага төзекләндерү эшләре башкарылган, җиһазлар сатып алынган. Яңартылган китапханәне ачу тантанасында Бөтендөнья Татар конгрессы китапханәгә 400 дән артык китап бүләк иткән. Кыскасы, Ульяновск өлкәсе татарлары һәрвакыт Татарстанның ярдәмен һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшиләр.

Бу көнне очрашуга килүчеләр шагыйрьләрнең автографлары язылган китапларын сатып алу бәхетенә дә ирештеләр.

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева