Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Уфада шагыйрь, журналист һәм тәрҗемәче Мәхмүт Хибат белән хушлаштылар

Бүген Уфа шәһәрендә танылган шагыйрь, журналист, драматург һәм тәрҗемәче Мәхмүт Хибатны (Мәхмүт Уразаев) соңгы юлга озаттылар. Мәхмүт Хибатның 85 яшендә вафат булуын «Башинформ» хәбәр итә.

Ул 1936 елның 14 маенда Зианчура районының Габбас авылында туа. 1960 нчы елдан «Ленинсы», «Совет Башкортостаны» газеталарында, «Агидел» журналында, Башкорт АССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар Комитетында эшли. 1981 елдан Башкортстан республикасының Язучылар берлеге әгъзасы.

Мәхмүт Хибат төрле жанрларда иҗат итә, шигырь һәм поэмалар, кыйссалар, дүртьюллыклар, шигъри афоризмнар, дастаннар яза. Мәхмүт Хибат — ун китап авторы. Аның әсәрләре рус, татар, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Ул Чыңгыз Айтматовның «Первый учитель» повестен, Рәсүл Гамзатов, Яков Ухсай, Сергей Чекмарев һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә итә.

Аның шигырьләренә Хөсәен Әхмәтов, Абрар Габдрахманов, Рәшит Җиһанов һәм башка башкорт композиторлары көйләр яза, диелә хәбәрдә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина