Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Уфада Ризаэддин Фәхретдин истәлегенә багышланган мемориаль комплекс ачылачак

26 май көнне 11 сәгать 30 минутта Уфада әдип, дин әһеле Ризаэддин Фәхретдин истәлегенә багышланган мемориаль комплекс ачылачак.

«Ризаэддин Фәхретдин Уфада мөселман зиратында җирләнгән. Янәшәсендә генә өч улының да кабере урнашкан. Бу Риза Фәхретдин кабер ташын гына яңарту түгел, ә аны мемориал комплекс дип тә атап була. Монда Риза Фәхретдин һәм аның өч улының да ташлары яңартылды. Элек куелган, иске ташлар заманча ысуллар белән яңартылып эшләнде. Проектның скульпторы Искәндәр Биишев һәм аның ярдәмчеләре», – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге башлыгы, Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин.

Ачылыш тантанасына Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстанның Диния нәзарәте башлыгы Айнур хәзрәт Биргалин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакырылган. Дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар һәм фәнни институтлардан да кунаклар көтелә.

«Канун буенча иске каберләргә үзгәрешләрне нәсел дәвамчылары гына кертә ала. Бу Риза Фәхретдиннең Уфада яшәүче нәсел дәвамчысы булган бер ханым инициативасы иде. Әлеге эшкә Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Риза Фәхретдин музее мөдире Диләрә Гыймранова да үзеннән зур өлеш кертте. Тиздән бу изге эшнең нәтиҗәсен дә күрәчәкбез», – дип сөйләде Альфред хәзрәт Дәүләтшин.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр