Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Уфада “Ачыш” яшь иҗатчылар бәйгесенә йомгак ясалды

Уфада Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә “Ачыш” (“Асыш”) яшь иҗатчылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.

Тантанада Башкортстан мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхьянов, Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе, Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәмәтов, “Казан утлары” баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, Якутия Язучылар берлеге рәисе, “Чолбон” әдәби журналының баш мөхәррире Гаврил Андросов, Чувашстандагы “Хыпар” матбугат йорты директоры, язучы Дмитрий Моисеев катнаштылар.

“Ачыш” бәйгесе яшь талантларны барлау, аларның иҗатына игътибарны арттыру өчен, “Проза” һәм “Поэзия” номинацияләрендә оештырылды. Гомуми приз фонды – 200000 сум. Айгиз Баймөхәммәтов аның башкорт һәм татар иҗатчыларына тигез бүленүен әйтте.

Шул ук көнне республика кунаклары Башкортстан Республикасы белән Идарә итү үзәгендә булды, хезмәткәрләр белән очрашты, Үзәкнең җитәкчесе Елена Прочаковская белән күреште.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова