Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай музеенда Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә узды

25 октябрьдә Г.Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә узды.

Чарада “Нурихан Фәттах Казаны” музыкаль пластик композициясе, Казан театр училищесы студентлары һәм К.Тинчурин, Г.Кариев театры артистлары катнашында авторның әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Руслан Ибраһимның Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романына багышлаган күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Кичәдә Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, халык язучысы Рабит Батулла, күренекле язучылар Вахит Имамов, Зиннур Хөснияр һәм башкалар чыгыш ясады.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова