
3 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган әдәбият галиме һәм шагыйрь Равил Рахманиның “Кояшлы төркият” китабы чыгу уңаеннан оештырылган шигъри иҗат кичәсе булып узды.
Кичәдә авторның туганнары, авылдашлары, классташлары, университетта бергә укыган төркемдәшләре, хезмәттәшләре, дуслары, каләмдәшләре катнашты. Кичәне автор үзе алып барды. Ул үзенең иҗат юлы, әдәбиятка куйган таләпләре, әсәрләрендә чагылыш тапкан кайбер характерлы сыйфатлар турында сөйләде, шигырьләрен укыды.
Аның шигырьләрен шулай ук иҗатташ дуслары Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов, әдипнең кызы Сәрия Рахмани укыдылар.
Кичә югары сәнгать дәрәҗәсендә оештырылган концерт белән үрелеп барды. Тамашачылар композитор һәм музыкант Ильяс Камаловның виолончельдә һәм кыл кубызда халыкара конкурс лауреатлары Айгөл Зәйнуллина, Сәрия Рахмани белән бергә башкарган Алмаз Монасыйповның “Романс”, үзе язган “Бишек җыры” әсәрләре тамашачылар күңелендә бик җылы тәэсир калдырды. Айгөл Зәйнуллина җитәкчелегендә Казан консерваториясе студенткалары җыр триосының һәр чыгышы шулай ук залда зур алкышларга күмелде. Концертта танылган җырчы Разия Үзбәкованың (хәзер алар дирижер ире Рөстәм Үтәй белән Киевтә яшиләр) Фуад Мансуров оркестрына кушылып башкарган “Безнең сөю” вокаль циклына караган җыры (Илһам Байтирәк, Равил Рахмани) вокал сәнгатенең югары бер үрнәге буларак кабул ителде. Кичә азагында халыкара конкурслар лауреаты пианистка Сәрия Рахмани башкаруында мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевның “Әдрән диңгез” әсәре милли сәнгатебезгә бер апофеоз булып яңгырады.
Кичә ифтар-авыз ачу мәҗлесе һәм журналист Фаил Гыймадовның “Фатиха” сурәсен укуы һәм яңа чыккан китапны тарату белән тәмамланды.
Яңа комментарий өстәргә