5 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел тулуга багышланган хатирәләр кичәсе булып узды. Чарада М. Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без – кырык беренче ел балалары” дигән нәфис фильм күрсәтелде. Соңыннан әдип һәм галим турында аның элеккеге хезмәттәшләре, студентлары, туганнары истәлекләрен сөйләде. Кичәдә шулай ук 2025 елда телевидение экраннарына чыгачак “Кеше китә – җыры кала” әсәре буенча куелган сериалдан өзек күрсәтелде (режиссеры – Александр Далматов).
Яңа комментарий өстәргә