Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туган ягына мәдхия җырлаучы

Мамадыш үзәк китапханәсе язучы һәм журналист Вәрис Галинең 65 яшьлеге уңаеннан “Каләм остасы” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Анда язучының каләмдәшләре, Мамадыштагы Камил Вәлиев исемендәге икенче санлы лицей укучылары һәм укытучылары, күпсанлы катап сөючеләр катнашты. Сигез китап авторы Вәрис Гали иҗатында Мамадыш төбәге, аның тарихы, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы халкы тормышы киң яктыртылган.

Менә 28 ел инде ул Мамадыш районында эшләүче Шәйхи Маннур исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсенә дә җитәкчелек итә. Шушы вакыт эчендә җирле авторларның кырыктан артык китабын редакцияләп, күбесенә кереш сүзләр язып, төрле нәшриятләргә тапшырган.

Актив иҗади эшчәнлеге өчен Вәрис Гали 2003 елда Татарстан Язучылар берлеге белән Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә, 2007 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә, 2011 елда Татарстан Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” премиясенә лаек була. Кичәдә катнашкан каләмдәшләре Рафиал Газизов, Гөлнур Васыйлова, Гыйлемхан Дәүләтшин, Юлия Аполлонова аның иҗатына югары бәя бирделәр. Китап укучылар якташларына күпсанлы сораулар әзерләгәннәр иде. Укучы балаларны да язучының иҗат кухнясы, әсәрләренең язылу тарихлары, киләчәккә планнары кызыксындырды. Вәрис Гали күптән түгел генә гуманитор конвой белән махсус хәрби операция зонасында булып, сугышчылар, госпитальләр хезмәткәрләре белән очрашып кайткан иде. Бу темага кагылышлы сораулар да күп яңгырады. Кичәдә язучының шигырьләреннән, хикәяләреннән һәм повестьларыннан өзекләр укылды.

Укучылар әлеге чарада Пушкин картасы белән катнаштылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт