Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әтнәдә Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу үтте

20 октябрь көнне, Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, Казаныбызга да юлны суытмаучы әдип, күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу үтте.

Аның әсәрләре милләт рухын, гамен көчәйтә, заманның үткен проблемаларын күтәрә. Язучы үз укучысын тыңгысызлыгы һәм шәхси кыюлыгы белән җәлеп итә, нинди генә каршылыкларга тармасын, ул үз принципларына тугрылыклы булып кала бирә…

Кичәгә районның әдәбият сөюче, татар теленә, мәдәниятенә, әхлак темаларына битараф булмаган, язучының һәр әсәрен яратып укучылар, иҗат әһелләре, район һәм мәктәп китапханәчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Олы Әтнә һәм Комыргуҗа мәктәбе укучылары, сәнгать мәктәбенең театр классы укучылары җыелды.

Автор үзенең иҗатына, китапларны язу тарихына тукталды, геройларының үзенчәлекле язмышлары белән, үзенең җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Шулай ук күпсанлы сорауларга тәфсилле җавап бирүе белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Очрашу Ринат Мөхәммәдиев әсәрләреннән өзекләр уку, концерт номерлары белән чиратлашып барды.

Автор китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте. Кичәдә катнашучылар язучыга иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләделәр. Ике сәгатькә сузылган “Каләм очында затлы сүз…” дип аталган очрашу кичәсе бер сулышта узып китте. Менә шундый күпкырлы иҗат кешесе белән якыннан танышу чын мәгънәсендә җанны җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер кичә булды.

Каләм ияләренә укучылар белән очрашу, ә укучыга яраткан язучысын күреп-аралашу – бүген бик мөһим. Чөнки язучылар белән очрашу – язучы иҗатын халыкка якынайту, китап укучыларны китапханәгә җәлеп итүнең иң нәтиҗәле ысулы, иң эчтәлекле чараларның берсе дип ассызыклады очрашуны оештыручы Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова