Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тинчурин театрында Ринат Мөхәммәдиевнең иҗат кичәсе узды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган “Сират күперләрен кичкәндә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.

Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады һәм Берлекнең “Әдәбияттагы казанышлар өчен” медален тапшырды. Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов җиткерде. Кичәне алып баручылар Ринат Мөхәммәдиевкә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин юллаган котлау телеграммасын укыдылар. Танылган әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов язучының иҗатына бәя бирде.

Чарада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов, Татарстанның атказанган артистлары Вәис Бәйрәмов, Рөстәм Насыйбуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы һәм җырчы Хәбир Ибраһим, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашты.

Кичәнең сценарий авторы – Хәбир Ибраһим, режиссеры – Зөфәр Харисов.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов