Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тинчурин театрында Мәдинә Маликованың иҗат кичәсе узды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында танылган прозаик, җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәгеДәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Мәдинә Маликованың 90 яшьлек юбилеена багышланган «Басып сайрар талы бар» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Барлык язучылар исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады һәм үзенең аңа багышланган шигырен укыды:

 

Мәдинә дип кушкан аңа

Әти-әнисе белеп.

Мәдинә-и Казанны ул

Алган Сарманнан килеп.

 

Әдәбиятта Малик ул,

Җаныңда һәрчак Халикъ! –

Үзенең данлы кызына

Баш ия бүген халык.

 

Яшь чакта ук үз туксаны

Туксан иде лә юкса…

Йөз яшьне узып киткәч тә

Мең яшәсен шул туксан!

 

«Шәфкать» тулы иҗатында

«Янар таулар яктысы».

Аңарга безне яклыйсы,

Безгә аны саклыйсы!

 

Тәбрикләү сүзләрен шулай ук ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова, Сарман районы Башкарма комитете җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Индира Сахипова, «Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире Эльмира Закирова һәм башка кунаклар җиткерде.

Сценарий авторы – драматург, прозаик, Татарстанның атказанган артисты Рәдиф Сәгъди. Режиссеры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
16
Пт
Янв
24
Сб
Нияз Әхмәрев
Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов