Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Теләчедә Рашат Низаминың 75 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе булды

1нче мартта язучы Рашат Низаминың туган авылы Теләче районы (элеккеге Саба районы) Олы Мишә авылы мәдәният йортында  “Кеше икән, ул белергә тиеш Кая таба үзенең барганын” исеме астында искә алу кичәсе булды. Әдәби кичәгә Рашат абыйның кызы Айсылу, улы Айдар, оныклары Камил һәм Әмир кайтканнар иде. Алып баручылар әдипнең тормыш һәм иҗат биографиясе белән таныштырганнан соң, кичә Рашат Низаминең иҗатын яктырткан концерт номерлары белән дәвам итте. Рашат Низаминың 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйгедә катнашучыларның чыгышы тыңланып, аларны бүләкләү булды. Чыгыш ясаучылар арасында Теләче районы мәдәният җитәкчесе Ихсанов Даут Сотангәрәй улы, язучының якташы шагыйрә Илмира Гыймаева бар иде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар