Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар берлеге белән #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәрә

Хөрмәтле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар!

2021 елның 15 нче июлендә Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар

берлеге белән берлектә
#ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәрә (Арча шәһәре, үзәк стадион), әлеге тантаналы милли чарада XIV  һәм XV “#әдәбимарафон”дөньякүләм бәйгеләренең финалистларын бүләкләүдә оештырыла.

Чакырылган финалистлар – Татарстан Республикасыннан, РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән киләчәк 2500 дән артык кеше – сез язган китап/әсәрләрне укучылар! Алар арасында мәктәп укучылары да (~550 катнашучы), апа-абыйлар да, әби-бабайлар да бар!

15 нчеиюль көнне сезнең барыгызны да үзегезнең укучыларыгыз белән бергә булырга, әдәби көрәшнең хөкемдарлары булырга, аларга автографлар өләшергә, алар белән бергә күп санлы фотоларга төшәргә – яңа иҗади үрләрне яулау өчен рух һәм илһам алып кайтырга чакырабыз! Тантанада барлык мөмкин булган сәламәтлек саклау чаралары күреләчәк.

Татар әдәби әсәрләрен укучыларны, интернет челтәрендә татар телен үстерүчеләрне тәбрикләргә бу көнне шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлар, танылган татар шәхесләре һәм матбугат вәкилләре чакырулы.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕ 10:00 сәг. башланып китчәк, 8:00-10:00 сәг. кунакларны каршы алу, кульяулык җыю оештырыла. Әлеге чарага сез дә үзегезнең бүләкләр белән килә аласыз.

Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе: https://vk.com/adabimarathon

Әдәби марафонның Телеграм’да рәсми каналы: https://t.me/adabimarathon


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм