Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстанда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең юбилее уңаеннан илледән артык чара узачак

Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы учреждениеләре күп кенә чаралар — фестивальләр, концертлар, перфоманслар, иҗади очрашулар, шигырь кичәләре  һ.б. үткәрәчәк. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган конференциядә белдергәнчә, бу — мәдәният өлкәсендә һәм гомумән алганда республика тормышындагы бик тә мөһим вакыйга.

«Республиканың формалашуына, аның мәдәни үсешенә гаять зур өлеш керткән кешеләр онытылмаска тиеш. Шуңа күрә әлеге чараларның безнең өчен генә түгел, ә балаларыбыз, үсеп килүче буын өчен әһәмияте бик зур», — диде Натфуллин.

ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина әйтүенчә, традицион мәдәни вакыйгалардан тыш, онлайн-проект та гамәлгә ашырылачак. Анда Муса Җәлил шәхесен һәм аның танылган татар композиторы Нәҗип Җиһанов белән дуслыгын чагылдырган эксклюзив фото, видео- һәм аудиоматериаллар тәкъдим ителәчәк.

Аларны социаль челтәрләрдә #115_лет_Мусе_Джалилю #110_лет_Назибу Жиганову хэштегы ярдәмендә табарга мөмкин.

( «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова)

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева